Коену сезоны ачыла

2014 елның 31 мае, шимбә






Җәй - кояшта кызына, суда коена торган чор. Казанда су керү сезоны рәсми рәвештә 1 июньдә ачыла. Әмма халык җәй башланганын көтеп тормады. Көннәр кызу тору сәбәпле кешеләр май уртасында ук пляжларга агыла башлады.



Бу елгы җәйге сезонда Казанда рәсми рәвештә 5 пляж ачык булачак. Идел елгасындагы “Локомотив” пляжы, Казансу елгасы ярындагы “Нижнее Заречье”, Дәрвишләр бистәсендәге “Комсомольский” ясалма сулыгы, Юдино бистәсендәге “Изумрудный” һәм Аккош күлендәге “Глубокое” пляжы су янында ял итү урыннары итеп билгеләнгән.


Хәзерге вакытта пляжларда әзерлек эшләре бара. Биредә өстәмә ком алып килү һәм өске катламдагыларын көпшәкләндерү, рөхсәтсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне юкка чыгару, күрсәткечләр һәм мәгълүмати аншлаглар урнаштыру, кече архитектура формаларын ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Казан башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе медицина пунктларын һәм коткаручылар өчен станцияләрне урнаштыра, сулыкларның төпләрендә тиешле тикшерүләр үткәрә.

 


Шул ук вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтә. Иминлек таләпләрен санга сукмау еш кына аянычлы төгәлләнә бит.

 


Ел саен коену сезонында республикабызда 150ләп кешенең гомере өзелә. Сулыкларда батып үлүчеләр саны юл-транспорт һәлакәтләрендә һәм янгыннарда вафат булучылар саныннан гына калыша. Шулай, 2012 елда 147 кеше батып үлгән, шуларның 13е балалар. Былтыр шул рәвешле 136 кеше (9ы бала) бакыйлыкка күчкән.

 


Быел да Татарсан сулыкларында 16 кешенең гомере өзелгән инде, май аенда гына да 6 кеше – 5 ир-ат һәм 1 бала батып үлгән. Бер кешене коткарып кала алганнар.

 


Нигездә, суда салмыш кешеләр һәлак була. Шуңа да спиртлы эчемлекләр кулланган кешеләргә суга якын килмәскә киңәш ителә.Тиешсез урыннарда су коенуның да нәтиҗәсе гаять хәвефле булырга мөмкин. Әмма, гадәттә, халыкны «Су коену тыела!» дигән “тамга”лар куркытмый.



Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International