ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Гадәттә, һәркемнең балачагы билгеле бер җырлар белән истә кала. Шуны ишеткәч, нәни чакта тәгәрәп үскән болыннарга, аркылыга-буйга таптаган елга-күлләргә яңадан кайткан кебек буласың. Бүгенге көндә балалар арасында нинди татарча җырлар популяр икән?

Агымдагы  атнада Чыршыга кунаклар бөтен районнан җыелды. “Агро-холдинг” җаваплылыгы чикле ширкәтенең җәйге лагере быел машина белән саву операторларының  һөнәри осталыгын  сынау  урынына әверелде. Үз һөнәрлә-рендә иң яхшылар булуларын раслау өчен бирегә районның  барлык хуҗалыкларыннан 30  сыер савучы  килде.

“Балкыш” балалар иҗаты йортының “Контрасты” хәзерге заман хореографиясе студиясе үзенең бишьеллыгын билгеләп үтте. Шушы дата хөрмәтенә авыл мәдәният йортының актлар залында юбилей концерты оештырылды.
Алкалы хоккей буенча район башлыгы призына  Биектау муниципаль  районы турниры бик тә уңышлы узды. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде. Анда 2005 нче елгы малайлар уйнады. Безнең Биектау командасы икенче урынны яулады.
Чыпчык  авыл җирлегендә Балаларны яклау көненә багышлап, яңа спорт мәйданчыгы ачылды. 

“Иске-Казан түгәрәк  уены”  конкурсының  республика фестивален уздыру  татар милли мәдәниятен,  гореф-гадәтләрен  яңарту һәм саклауда  тагын бер адым булды. Ул ТР Мәдәният министрлыгы, милли мәдәниятне  үстерү республика  үзәге  һәм Биектау районы җитәкчеләре тырышлыгы белән тормышка ашты. Быел фестиваль  Шәпше авылында  узды.

Якташыбыз Анастасия Ковязина самбо көрәше  буенча  Европа чемпионы булды.


31
май, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2012» конкурсына йомгак ясады.

Әңгәмә корырга теләвемне әйткәч, ярты сәгать эчендә редакциягә килеп җитте ул. Кара күзлек кигән, өстендә үзенә килешле спорт киеме. “Җиңелчә киенергә яратам, тиз генә машинага утырасың да, чыгып чабасың”, ди шоумен Зөлфәт Зиннуров.

Татарның бөек фикер иясе, мәгърифәтче Каюм Насыйриның: “Акыл хезмәте белән шөгыльләгән кеше, физик хезмәт ярдәмендә ял итәргә тиеш” дигән сүзләре бар. Чыннан да, ул үзе шулай ял итүне кулай күргән. Язу-сызу эшләрен читкә куеп, балта-көрәк тотып эшләп алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International