Гадәттә, һәркемнең балачагы билгеле бер җырлар белән истә кала. Шуны ишеткәч, нәни чакта тәгәрәп үскән болыннарга, аркылыга-буйга таптаган елга-күлләргә яңадан кайткан кебек буласың. Бүгенге көндә балалар арасында нинди татарча җырлар популяр икән?