Ял һәркемгә дә кирәк!

2014 елның 31 мае, шимбә







Татарның бөек фикер иясе, мәгърифәтче Каюм Насыйриның: “Акыл хезмәте белән шөгыльләгән кеше, физик хезмәт ярдәмендә ял итәргә тиеш” дигән сүзләре бар. Чыннан да, ул үзе шулай ял итүне кулай күргән. Язу-сызу эшләрен читкә куеп, балта-көрәк тотып эшләп алган.



Хәзерге психологлар белдергәнчә, ял иткәндә кайда булса да барып кайту мәслихәт, ягъни гадәти күнегелгән мохитны алыштырып алу сорала. Бакчага яисә диңгезгә, кунакка, палаткалы сәяхәткә чыгу да адәм баласы сәламәтлеге өчен файдага гына. Иң мөһиме, ялны өйдә уздырмаска тырышырга кирәк, ди белгечләр. Ни өчен дигәндә, ел дәвамында кеше гадәти бер төрлерәк яшәү режимы алып бара. Вакытында ял эләкмәсә, депрессия, тормыштан кәнәгатьcезлек хисләре пәйдә була башлый. Боларның барысын да булдырмау өчен тормышыбызга үзгәрешләр, яңалык кертеп торырга кирәк. Җәйге ял моның өчен иң кулай вакыт санала.


Адәм баласы тормышында күңелле вакыйгалар, ел буена җитәрлек көч-куәт нәкъ менә ял вакытында туплана. Күңелле мизгелләрне фотоларда мәңгеләштереп калырга да киңәш итәләр.


Ә менә танылган сәхнә осталары катлаулы психик кичерешләрдән ничек бушана һәм ни рәвешле яңа көч туплый икән?





Ришат Ахмадуллин Г.Камал театры артисты:



Мин ял итәргә бик ук яратмасам да, ял итәргә кирәк! Организм ел буена талчыга, ара. Яңа көч жыеп жәй көне «от души» ял итәргә яратам! Миңа теләсә нинди ял ошый - табигатькә чыгарга яратам, өйдә булып, бераз йокы туйдырсам да яхшы, чөнки йокы дигәннәре гадәти көннәрдә бик тәтеп бетми. Ә инде быелга килгәндә, әлегә белмим. Җәйгә эшләрем бар, ләкин шул арада ял итеп алырга кирәк. Чит илгә чыгасым килә. Иң истә калган ял дигәндә, без артистлар жәй көне генә ял итәбез, шуңа курә ялларымның барысы да истә. Шәхсән үзем ел саен диңгез ярына барырга тырышам, башкаларга да шуны телим.

 






Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты:



Чынлап та, ял итәргә еш туры килми, ләкин елга бер тапкыр булса да читкә барып кайтырга тырышабыз. Һәрвакыт төрле илләргә сәяхәт кылабыз, бу сәфәрләребез балаларыбызга да кызыклы булсын дип сайлана. Иң истәлекле ялыбыз ерак Мексика илендә һәм Парижда узды. Мексика узенең табигате, океаны белән таң калдырса, Франция каласы архитектурасы белән җәлеп итте. Һәрбер бина тарихи һәм искиткеч матур, зәвыклы... Хәтта балалар белән Диснейландка барып кайту да безнен өчен ин истәлекле вакыйгалардан булды... Быелгы планнарны әлегә чишәсем килми, ләкин күңел ял таләп итә.





Алсу Фазлыева, эстрада артисты:



Быел безне кызу эш көннәре көтә, яллар булмастыр да, мөгаен. Чөнки ике ел рәттән Төркия һәм Мисырда булдык. Ә быел кечкенәбез - икенче улыбыз туды. Ә бәләкәч белән беркая барып булмый, шуңа күрә авыл белән чикләнергә исәп бар. Туган-үскән як болыннарында җиләк жыюга ни тора?! Әти-әни янына кайтабыз, рәхәтләнеп мунча ягып керергә исәп. Авыл баласына, авылча ял итү дә көч туплауның менә дигән чарасы, дип саныйм. Хуҗабикә буларак, кайнатмалар да ясарга исәпләп торам. Ә тулаем алганда, быел безнең банкетларыбыз бик күп. Атнага 3әр көн эшлиячәкбез, Алла бирса. Ирем Азат белән озаклап ял итәргә яратмыйбыз, алайса эшнең рәте китә бит. Шуңа күрәдер инде, татар эстрадасында безне "Җеннәр" дип йөртәләр.



Мөршидә КЫЯМОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International