Чыпчык авыл җирлегендә Балаларны яклау көненә багышлап, яңа спорт мәйданчыгы ачылды.
Кыска гына вакыт эчендә урта мәктәп территориясендә мини-футбол өчен мәйданчык төзелде. Әлеге объект тренерлары Альберт Сибгатуллин җитәкчелегендә төрле дәрәҗәдәге бәй-геләрдә күп мәртәбәләр призлы урыннар яулаган җирле футбол командасына бүләк булды.
