Турнирга алты команда килде. Яшь хоккейчыларыбыз 5 уенда катнаштылар, хәлиткеч очрашуда Волжскидан “Ариада” командасын гына алга уздырдылар. Өченче урында Казанның “Волна” командасы.
Балалар “Биектау” бозында рәхәтләнеп, бөтен күңелләрен биреп көч сынаштылар һәм бер үк вакытта ярыш тәҗрибәсе дә тупладылар. Уку елы барышында тырышып-тырышып күнегүләр уздыру әйбәт нәтиҗә бирде.
Ярыш бәйрәм кебек узды. Ачылыш вакытында хәрби училищеның тынлы оркестры уйнап торды, ә ярдәм төркеме кызлары матур биюләре белән катнашучыларның кәефен күтәрделәр. Һәр уңышлы ыргылышны җанатарлар “ура” кычкырып каршыладылар.
Турнир тәмамланганнан соң җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Башка командалар да бүләксез калмады. Иң яхшы уенчылар да билгеләп үтелде.
Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Биектау турниры призерларын һәм катнашучыларын котлаганда, хоккейчыларга алларына куйган максатларына киләчәктә дә шундый нык адымнар белән баруларын, күнегүләрне калдырмыйча, спорт белән көн саен шөгыльләнүләрен теләде.
– Зур тырышлык кына киләчәктә сезне бозда барган көрәшләрнең чын осталары, илнең хоккей клублары һәм җыелма командалары уенчылары итәр, – диде ул.
Маргарита ТИМОНИНА