Үзе бәйрәм, үзе ял, балаң белән син дә бар!

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе





1 июнь көнне «Татмедиа» ААҖ бинасы янындагы скверда (Декабристлар ур., 2 йорт) Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм гөрләячәк.


Иртәнге 10.00 сәгатьтән 13.00гә чаклы сузылачак бәйрәм программасында төрле уеннар, бәйгеләр, мастер-класслар, асфальтта рәсем ясау, курчак театры, яшүсмерләр өчен психологик тренинглар, рәсем ясарга өйрәтү дәресләре, хәрәкәтле уеннар һәм лотерея уйнату оештырылачак. Бәйрәмгә керү ирекле. Балаларыгыз белән рәхәтләнеп бәйрәм итеп, күңел ачып кайтыгыз!

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International