Халыклар дуслыгы йортының күргәзмәләр залы «Тур карикатур» дип аталган төрек һәм татар катурачыларының уртак Халыкара күргәзмәсен кабул итте.
Күргәзмә залы умарта күче кебек кайнап торды ул көнне. Әмма әлеге хаосның да үз тәртибе бар: тамашачы акрын гына күргәзмә буйлап хәрәкәт итә, уң канат – мольбертларына текәлгән балалар карамагында. Болары – яшь карикатурачылар бәйгесендә катнашучылар. Араларына кереп аларның эшен күзәтеп, үзалдына бәя биреп йөрүчесе дә юк түгел. Оештыручылар, карикатурачылар, чит ил кунаклары исә тамашачының реакциясен күзәтә: берсүзссез ошый күргәзмә! Көлдереп кенә калмый, уйланырга мәҗбүр итә, киеренкелекне йомшарта мондый күргәзмәләр. Күпләрнең тел төбендә әйтелми йөргән никадәр фикерне эләктереп алган үткен каләм. Никадәр зирәклек, тапкырлык, никадәр фәлсәфә! Урыны-урыны белән өтеп ала торганнары да җитәрлек. Барлыгы 30 карикатурачының (шуларның 13е – Төркиянеке) 200 эше күрсәтелә. Күргәзмә ачылышында Төркия ягыннан Анадолу университетының (Искешәһәр) Карикатура музее директоры Айгюн Садеттин, әлеге музейның идарә әгъзасы Дюнмез Рекай, рәссам-карикатурачы Сойдан Озан катнашты һәм тамашачыга үзләренең сәламнәрен җиткерде.
Карикатура музее директоры, профессор Айгюн Садреттин үзе бер үк вакытта керамикачы да һәм Анатолия университетының сынлы сәнгать кафедрасында дәресләр дә алып бара икән.
– Биредә күрсәтер өчен, без сүзсез дә аңлашыла торган карикатураларны сайладык һәм үзебезнең мәшһүр рәссамнарыбызны китерергә тырыштык. Безнең һәр ике халык өчен уртак тема ул – Хуҗа Насретдин, – ди ул.
Әлбәттә инде, Карикатура музее хакында да хәбәрләштек. Музейның эшли башлавына ун ел булса, Айгюн Садреттин анда 4 ел җитәкчелек итә икән. Экспозициядә 3 меңләп эш булып, анда төрек рәссамнарын гына түгел, ә дөньяның күп кенә илләренең карикатурачыларын да тупларга тырышканнар.
Төркия кунаклары Казан карикатурачылары белән иске дуслар кебек очрашты. Эш шунда ки, узган ел Төркиянең Искешәһәре Төрки дөнья башкаласы дип игълан ителгәч, Казан карикатурачыларының Хуҗа Насретдинга багышланган күргәзмәсе узган иде анда. Менә шунда бер елдан Казанда очрашырга сүз куешып саубуллаша алар.
– Бу юлы без күргәзмә кысаларын киңәйтергә уйладык һәм Татарстан, Төркия карикатурачыларының уртак күргәзмәсен эшләргә булдык. Моннан күргәзмә отты гына. Чөнки чагыштырып карау мөмкинлеге дә бар. Кайбер урыннарда стиль, темага якын килүдә аерма күзәтергә мөмкин. Миңа калса, төрек карикатурачыларында фәлсәфә бар, ә безнекеләрнең эшләре юморга корылган – елмайдың да киттең. Ә төрекләрне аңлар өчен, күпмедер көч куярга кирәк. Гәрчә бөтен эшләр дә бик наят, төгәл. Биредә төрек карикатурасында эшләүче берничә буын рәссам тәкъдим ителә. Бу алардагы карикатураның үсешен күзәтергә мөмкинлек бирә. Проект ике атнага исәпләнгән. Әмма күргәзмә тамашачы күңеленә шуның кадәр хуш килә ки, шуңа да, мөгаен, озаккарак та сузылыр, – ди «Чаян» журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов.
Хуҗа Насретдин илендә юморга, карикатурага бәя зурдан булуы аңлашыла, әлбәттә. Карикатура музее турында казанлылар да хыялланмый түгел.
– Казанны туристлык үзәге итү турында күп сөйлибез. Карикатура музее менә шул үзәкнең бер энҗе бөртеге булыр иде, чөнки безнең Казан карикатурачылар мәктәбе бик көчле. Безнең бик зур архивыбыз бар. Күргәзмәләрне чорларга бүлеп тә, тематик итеп тә була. Авторларның шәхси күргәзмәләрен дә рәхәтләнеп тәкъдим итә алабыз. Күрсәтер, әйтер нәрсәләр күп, әмма бу материал әрәм булып, дөньяга чыга алмый ята, – ди Рафаэль әфәнде, фикерен дәвам итеп.
Тәкъдимнәр белән югарыдагыларга да чыгып-чыгып караганнар. Кызыгын-кызык, әмма әлегә хәрәкәт күренми.
– Кунакларның Татарстандагы программасы бик киеренке узды. Анда КФУ студентлары белән очрашу да, журналистларга «Бәллүр каләм» тапшыру тантанасында катнашу да, Болгарга сәяхәт тә булды. Алга таба безне тагын уртак проектлар көтә, – ди карикатурачылар гильдиясе башлыгы Вячеслав Бибишев.
Расиха ФӘИЗОВА