Россия - чемпион! Яки Олег Знарокның язмышы хәл ителгәнме?

2014 елның 26 мае, дүшәмбе





Россия хоккейчылары янә дөнья Чемпионатының алтын медальләрен яулады. Финляндия җыелмасын 5:2 исәбе белән тар-мар итеп, яңа баш тренер Олег Знарок бу урында әйбәт башлады, әмма ахыры ничек булыр – әлегә билгесез...
 


Безнең ил спортында (спортта гына түгел, әлбәттә) бер закончалык бар: бүген син – каһарман, иртәгә исә тормыш төбендә булырга мөмкинсең. Бигрәк тә тренерларга карата әлеге хакыйкать кырыс. Кайсы гына спорт төрен алма, бу – шулай. Бу очракта хоккей белән генә чикләник. Әле кайчан гына Россия җыелмасын җитәкләгән Вячеслав Быков ике тапкыр дөнья чемпионатын откач, аның адресына һәм җыелма командага карата әллә нинди мәдхияләр укылды. Янәсе, “кызыл машина” янә кайта, мондый команданы беркем дә җиңә алмаячак... Әмма Ванкувер Олимпиадасында оттыру белән, уңышсызлыкның төп гаеплесе итеп Быков танылды. Быковтан соң командага Зиннәтулла Билалетдиновны куйдылар. 2012 елда безнекеләр аның җитәкчелегендә дә дөнья чемпионатын отты, алай гына да түгел, рәттән ун матчта җиңү яулады. Ничек кенә мактамадылар да, ничек кенә күккә чөймәделәр Билл һәм компанияне. Янәсе, менә ул идеаль хоккей, моңарчы исә без дөрес уйнамаганбыз. Әмма Сочи Олимпиадасы Билалетдиновны мактауларга да нокта куйды: чирекфиналда финнарга оттыруда нәкъ менә ул гаепле дип табылды.
 


Биллдан соң  җыелма командага ике тапкыр Гагарин Кубогын откан Олег Знарок билгеләнде. Безнекеләр Белоруссиядә узган быелгы дөнья чемпионатында бер тапкыр да оттырмадылар. Бу көннәрдәге матбугат чараларын ачып укысаң, шул ук хәл: Быков булдыра алмаган, Билалетдинов бөтенләй эшли белмәгән, Знарок кына барысына да сәләтле. Янәсе, безнекеләр һөҗүмдә дә моңарчы күрелмәгәнчә уйный, сакчылар да менә дигән, капкачылар турында сүз дә юк. Барысына да Знарок һәм аның командасы гына сәбәпче икән.


 
Әйе, безнекеләр дөнья чемпионатын шактый ышанычлы оттылар. Күпләр төп күрсәткеч Олимпиада дип санаса да (янәсе, Канада белән АКШ Белоруссиягә резервларны гына алып килгән), командабызның уңышын күрми кала алмыйбыз. Көндәшләр дә алып килсен иде көчле уенчыларын, килмәгәннәр икән – үзләренә үпкәләсеннәр. Аннан килеп, Россия җыелмасында да бу юлы моңа кадәр әллә ни алдынгы рольләрдә саналмаган уенчылар шактый иде. “Йолдызлар” дип океан артыннан Овечкин, Малкин һәм Бобровскийны, үзебезнекеләрдән Данис Зарипов белән Евгений Медведевны гына атарга буладыр. Әмма безнекеләр төркем уеннарында да, плэй-оффта Франция белән Швецияне дә, финалда Финляндияне дә отуга ирештеләр. Без – янә чемпион! Олег Знарок адресына исә янә мәдхия укыла...
 


Суйдымы, туйдымы?
 


Шунысы кызык, әлеге уенны Россия җыелмасы баш тренердан башка гына уздырды. Ярымфиналда Швеция белән уенның ахырында Олег Знарок көндәшләребезнең бер тренеры белән ирләрчә сөйләшеп алды. Сүзләр, күзләр һәм ... кул хәрәкәтләре белән. Сүзләрен ишетмәдек, ә менә кул хәрәкәтләрен бөтен дөнья күрде. Башта Знарок көндәшенә карап, ике йодрыгын астан өскә селкетте, аннан бер бармагы белән муены тирәсеннән йөртеп алды. Әлбәттә, көндәшенә янауның бер алымы иде бу. Халыкара хоккей федерациясе Россия җыелмасының баш тренеры гамәлен катгый бәяләде: Знарокка дисквалификация чәпәде. Күпчелек әлеге җәзаны кирәгеннән артык кырыс дип бәяләсә дә, асылда, андый кыланмыш игътибарсыз да калырга тиеш түгел иде.
 


Билалетдиновны, Быковны болай җәзаламас иделәр, мөгаен. Чөнки аларны бөтен дөнья белә. Менә дигән хоккейчылар, менә дигән тренерлар булганнары өчен. Знарокны исә, дөресен әйтергә кирәк, бөтен дөнья түгел, хәтта Россия хоккей җәмәгатьчелеге дә белеп бетерми әле. Аның иң зур казанышы – МВД ХК белән Мәскәү “Динамо”сын бергә кушудан килеп чыккан “Динамо” белән ике тапкыр Гагарин Кубогын яулау. Хәер, Билл да, Быков та күпме генә уйнамасыннар, күпме генә тренерлык итмәсеннәр, Знарок кебек кыланганнары да юк иде. Кемдер үзенең эш-гамәлләре белән, кемдер төрлечә кыланмышлары белән танылу ала шул.
 


Ә Знарокның гайре табигый кыланмышлары моның белән генә чикләнми. Әле күптән түгел генә ул “Динамо” белән үз конференцияләрендә СКАны откач, югарыдагы трибуналарда утыручы дәрәҗәле кунакларга терсәген күрсәткән иде. КХЛ җитәкчесе Александр Медведевның чыгышы белән СКАдан булуын истә тотып, әлеге кыланмышның нәкъ менә Медведевка күрсәтелгәне шик уятмады. Ул чакта миллионер хоккейчылар белән Гагарин Кубогы иясе булырга теләгән түрәләргә карата мондый әкәмәт күпләрдә теләктәшлек тә тапты. 
 


Ләкин Олег Знарок тренер булгач кына бозылмаган икән. Интернет челтәрендә аның тагын бер гамәлен искә алалар. Заманында ул Чиләбе “Трактор”ыннан Рига “Динамо”сына күчкән була. Менә берзаман әлеге ике команда үзара уйный. Знарок элеккеге иптәшләре капкасына гол кертә. Тамашачылар, әлбәттә, ризасызлык белдерә. Знарок исә, кәшәкәне ике бот арасына тыга да, озак кына тамашачыларга күрсәтеп кәшәкәне селкетеп тора...
 


Билл кайтты?
 



Билалетдинов дигәннән, узган атнада Зиннәтулла Хәйдәр улының “Ак Барс” командасында баш тренер булып билгеләнүе, Валерий Беловның исә элеккечә Биллга ярдәм итәчәге турындагы хәбәрләр барлыкка килде. Әлегә рәсми хәбәр түгел. Әмма моңа артык гаҗәпләнергә дә кирәкми, дип саныйбыз. Сочи Олимпиадасында чирекфиналда финнарга оттыргач та, Intertat.ru бу хакта фаразлап куйган иде инде.


Радик САБИРОВ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International