ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2014 ел
җомга
Бүген Казанда 5,5 мең укучы өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлады. Мәктәптә узган тантаналы линейкалардан соң башкалабызның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары “Казан -Арена” стадионы каршындагы ачык мәйданда җыелды. Биредә олы юлга атлаучы кызлар-малайлар өчен бәйрәм чарасы үтте.
Славян язуы һәм мәдәнияте көнен быел киң колач җәеп билгеләп үтәргә җыеналар. 24 май бөтен Россия буйлап, шулай ук славяннар яши торган башка илләрдә узачак чара Казанда да киң масштабта оештырылыр дип көтелә.
Татарстан раеспубликасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда “Кенәз Йосыповлар. Нәсел-ыру тарихы” күргәзмәсе эшли.

Күптән түгел “Биектау” универсаль спорт залында ябык биналар өчен авиация модельләре буенча ярышлар узды.


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Министрлар Кабинетындагы брифингта менә шулай диде. Узган ел Россиядә урман янгыннары 2 мең гектар җирне яндырды. Янгыннар саны өч тапкырдан күбрәккә артты, урманнар биш тапкыр диярлек күбрәк янды.
Чәчү дәвам итә. 13 нче майга Биектау районында игеннәр 21200 гектарда чәчелде, шуларның 16204 гектарын бөртекле сабан культуралары: арпа, солы, борчак, бодай, вика биләп тора.

10
май, 2014 ел
шимбә
Бөек Җиңүнең 69 еллыгын район үзәгендә  9 Май иртәсендә  бәйрәм иттек. Бәйрәм хәрби техника парады белән башланып китте. Биектау урамнарыннан, тантаналы төстә, утызлап сугыш еллары машиналары узды. Монда фронтовик-җиңүчеләрне өйләренә алып кайтучы вагон таккан паровоз да, танк, “катюша”, җиңел машиналар рәвешендә ясалган техникалар, хәтта кораллы хәрби катер да бар иде.

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казанда 2016 нчы елда 20 яшькә кадәрге яшьләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты узачак.

6
май, 2014 ел
сишәмбе
Һәркем үзе яшәгән, эшләгән территорияне җыештырырга, матурларга чыга торган өмәләр үткәрү берничә дистә ел элек үк гадәткә кергән инде. Шушы гади генә, әмма бик кирәкле гамәл, бергә-бергә ишегалларын, йорт яны мәйданчыкларын, оешмаларга беркетелгән территорияләрне кыш буена җыелган чүпчардан чистартырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International