Славян язуы һәм мәдәнияте көнен быел киң колач җәеп билгеләп үтәргә җыеналар. 24 май бөтен Россия буйлап, шулай ук славяннар яши торган башка илләрдә узачак чара Казанда да киң масштабта оештырылыр дип көтелә.
Россия Президенты Указын гамәлгә ашыру максатында быел Славян язуы һәм мәдәнияте көне Мәскәү шәһәрендә һәм Россиянең башка төбәкләре башкалаларында «Россиядә җыр – бөтен гомергә» киң масштаблы хор марафон белән билгеләп үтеләчәк. Бу көн заманча алфавитның нигезе - кирилицаның нигезен булдырган изге Кирилл һәм Мефодийга багышлана. Бәйрәм 1863 елларда Россиядә бәйрәм ителә башлый. Слаян халыкларының йоласы буларак 1986 елда билгеләнә. Ә инде 1991 елдан исә бәйрәм дәүләт статусын ала.
Казан әлеге бәйрәмне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта хор бәйрәме рәвешендә уздырачак. Бәйрәм кунаклары каршында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстанның дәүләт камера, Татарстанның җыр һәм бию ансамбле, И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка колледжы хоры һ.б коллективлар чыгыш ясаячак. Проект җитәкчеләре белдергәнчә, программада Александра Пахмутова әсәрләре дә яңгыраячак. Сүз уңаеннан, быел Пахмутова 85 яшьлеген билгеләп уза. Шулай ук мәйданда Идел буе халык сәнгатькәрләренең чыгышлары да көтелә.
Вокал-хореографик композицияләр белән баетылган концертны Дилә Дәүләтшина һәм Рамил Вәҗиев алып барачак.