Капка төпләре чиста булсын

2014 елның 6 мае, сишәмбе





Һәркем үзе яшәгән, эшләгән территорияне җыештырырга, матурларга чыга торган өмәләр үткәрү берничә дистә ел элек үк гадәткә кергән инде. Шушы гади генә, әмма бик кирәкле гамәл, бергә-бергә ишегалларын, йорт яны мәйданчыкларын, оешмаларга беркетелгән территорияләрне кыш буена җыелган чүпчардан чистартырга ярдәм итә.

 

 


9 апрель көнне авыл җирлекләре, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, җыйнаулашып, өмәгә чыктылар. Транспорт йөри торган юл буйлары чистарып калды, чөнки “эстафета”ны бер-берсенә тапшыра-тапшыра, авыл җирлекләре чакрым арты чакрым юл кырыйларын җыештырдылар, чүп-чарны капчыкларга тутырып, чүплеккә озатырга әзерләп куйдылар.

 

 


Район үзәгендә дә иртәдән күңелле музыка яңгырап торды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хакимият, Туган якны өйрәнү музее, хастаханә һәм башка оешмалар коллективлары, тырмалар, көрәкләр, себеркеләр белән коралланып, үз биналары янына чыктылар һәм ялт иттереп җыештырып та куйдылар. Юл читләрендәге бусагаларны гына агартасы кала. Беренче яңгырдан соң ямь-яшел чирәмнәр дә борын төртер, ул чакта инде язның бөтен гүзәллеген тоярбыз, иншалла.

 

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International