ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2014 ел
сишәмбе
Һәркем үзе яшәгән, эшләгән территорияне җыештырырга, матурларга чыга торган өмәләр үткәрү берничә дистә ел элек үк гадәткә кергән инде. Шушы гади генә, әмма бик кирәкле гамәл, бергә-бергә ишегалларын, йорт яны мәйданчыкларын, оешмаларга беркетелгән территорияләрне кыш буена җыелган чүпчардан чистартырга ярдәм итә.
Май бәйрәме көнне район үзәгендә, инде гадәткә кергәнчә, язгы җиңел атлетика эстафетасы булды. Анда мәгариф учреждениеләре укучылары, Биектау муниципаль районының авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалары хезмәткәрләре җыелды. Чара Беренче май уңаеннан уздырылды.

Ике елдан бирле илебездә тагын бер бәйрәм – Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Бәйгеләр һәм олимпиадаларның ниндие генә юк бүген. Мондый чаралар күбрәк булган саен, баланың белем дәрәҗәсен үстерү, укучының сәләтен ачу өчен зуррак мөмкинлекләр ачыла кебек. Әмма соңгы елларда әлеге “сынаулар”ның сыйфаты зур шик уята башлады. Олимпиада-ярышлар акча эшләү ысулына әверелә бара.
Бүген Казан Кремленең Татарстан табигате тарихы музеенда “Җир шары минераллары” күргәзмәсе ачылды. Ул казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын гаҗәеп кызыклы минераллар коллекциясе белән таныштыра.
Шулай бервакыт икәүләп мәчеткә йөрүче бабай белән өйгә кайтып килүебез иде. Юлда күрше Илгиз абыйны очраттык та, аның янында тукталасы иттек.
Яз җитү белән, күпләр, бакча эшләреннән кала, өйдә ремонт ясау уе белән яна башлый. Әйтүләренчә, ремонт-төзелеш эшләренең иң югары ноктасы июль-августка туры килә икән. Ремонтны үзең ясамыйча, махсус эшчеләрне җәлеп иткән очракта бу чорда аларның заказлары күп булуны, аннан да бигрәк, бәяләрне дә күтәреп куюларын истә тотарга кирәк. Шуңа да фатирны яңарту эшен апрель ахыры-май башларында башкару отышлырак, диләр әлеге хезмәтләрне күрсәтүче компания вәкилләре.
Камал театрының легендар шәхесе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың «Театр кунакханәсе»ндә булуында әллә ни гаҗәпләнерлек нәрсә юк та кебек.
Үзенең исемен мәңгеләштерү өчен ниләр генә эшләмәгән дә, ниләр генә кылмаган бу татарыбыз! Мисаллармы? Рәхим итегез...
Тарих тәгәрмәче берөзлексез алга чаба. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, РСФСРның К.Станиславский һәм республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Алсу Гайнуллинаның  тәүге тапкыр сәхнәгә аяк басуына да 40 ел вакыт узып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International