Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район житәкчеләре һәм район активы Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм инвалидларның өйләрендә булып, аларга котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Язгы кыр эшләре көннән-көн көчәя бара. Көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру кызган чак.
Ни өчен балалар бакчаларында сәләмәт яшәү рәвешенә корылган күңел ачу чаралары үткәрү мөhим? Чөнки нәни чакта мондый күңел ачулар бик якты hәм матур мизгелләр булып истә кала – монысы беренчедән. Икенчедән, бала вакытта файдалы кагыйдәләр күңелгә әйбәт сеңеп кала.
Апрель азагында татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Казанда ел саен шигърият бәйрәме – гаҗәп күркәм, шатлыклы, югары лирик бәйрәм була. Сөекле шагыйрьнең һәйкәле янына килер өчен, бу көнне язучылар, шагыйрьләр, артистлар гына түгел, бөек Тукай шигъриятен яратучы йөзләрчә шәһәр һәм авыл кешеләре дә түземсезләнеп көтә.
Һәр яз саен танылган якташлары – көрәшче Хәйрулла Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш турниры үткәрү Битаман мәктәбендә матур традициягә әйләнде. Быелгысы – дүртенчесе инде.
Биектау муниципаль район Советы, башкарма комитеты, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы исеменнән һәм шәхсән минем исемнән 1 Май бәйрәме белән чын йөрәктән котлауларны кабул итегез!