ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
Биектау районы Дөбъяз авылы урта мәктәбе укучылары Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча мультфильм төшерүне тәмамлаган. “Без – мультфильм төшерәбез!” – дип мактана балалар.
26 апрельдә 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Күкрәгемдә шигырь утым саумы...” дип аталган әдәби очрашу узачак. Очрашу Тукайның туган көненә һәм Казан шәһәренең төрки дөньясы мәдәни башкаласы булуына багышлана.
Апрель – шигърият ае. Мәдәният йортларында төрледән-төрле чаралар оештырылып тора. Шундыйларның чираттагысы 28 апрель көнне Г.Камал театрында үтәчәк. Биредә Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Г.Тукай бүләге лауреаты Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе узачак.
Шушы көннәрдә  Мәмдәлнең “Ландыш” балалар бакчасы  балаларның кошлар турында сөйләгән шигырьләреннән, җырлаган җырларыннан  яңгырап  торды.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) яңа меңьеллык башын туберкулез буенча дөнья күләмендә гадәттән тыш дип саный.

Якындагы 5-6 елда Татарстанда сәламәт кешеләр санын 30 процент дәрәҗәсенә җиткерү бурычы куела. Әлегә исә республикабызда яшәүчеләрнең чиреге генә корычтай нык саулык белән мактана ала. Әмма сәламәтлек саклау эшен табибларга түгел, ә кешеләрнең үзләренә һәм эш бирүчеләргә йөкләргә кирәк дигән фикергә килгәннәр.

Бүген Казанда “Мин татарча сөйләшәм!” велохәрәкәте уза. Иллегә якын активист акциянең эмблемасы төшкән футболкаларын киеп, Казан шәһәренең үзәк урамнары буйлап велосипедларда йөриячәк, юлда очраган кешеләргә әлеге акциянең төп максатлары турында сөйлиячәк. Велохәрәкәт барышында шулай ук флешмоблар үткәрү дә көтелә.
Башкалада “COMBONATION 6” брейк-данс фестивале оештырыла. Турнир быел иң масштаблы дәрәҗәдә үтәчәк. Анда Россия төбәкләреннән тыш, Казахстан, Бразилия, США, Япония, Голландия, Бельгия, Франция, Украина кебек илләрдән барлыгы 500 дән артык катнашучы көтелә. Фестивальнең жюри әгъзалары булып АКШ, Голандия брейк-дансчылары сайланган. Чарада дөньякүләм танылган ди-джейлар катнаша.
Казан үзен Россиянең спорт башкаласы итеп танытуын дәвам итә. Күптән түгел ул тагын бер зур ярышларны үткәрү хокукын яулады. 2016 елда башкалабызда юниорлар арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты узачак.
Шушы көннәрдә  Мәм-дәлнең “Ландыш” балалар бакчасы  балаларның кошлар турында сөйләгән шигырьләреннән, җырлаган җырларыннан  яңгырап  торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International