Айбаш урта мәктәбендә “Туган як табигате“ дип аталган VI нчы республика фестивале булып узды. Быел анда катнашырга теләүчеләрнең тагын да артуы – сөенечле хәл.
Биектау балалар музыка мәктәбе үзенең иҗади сәләтен кабат инандырырлык итеп күрсәтте. Бу юлы – укытучыларның Алабугада узган “Кече шәһәрләр” дигән II нче республика конкурсында.