Кыр эшләре кызулана

2014 елның 25 апреле, җомга





Кырларда эш көннән-көн киңрәк җәелдерелә.


Атна уртасына район хуҗалыкларында  8200 гектар мәйданда – күпьеллык үләннәр, 2200 гектарда – көзге культуралар, 4600 гектарда – туңга сөрелгән һәм пар  җирләре  тырмаланды. Чәчелгән җирләрне өстәмә тукландыру дәвам иттерелә. Барлыгы 9500 гектарда  күпьеллыклар, 9200  гектарда уҗымнар тукландырылган. Өч хуҗалыкта инде чәчүгә дә керештеләр. “Татарстан” һәм “Суыксу” артыннан ук “Серп и молот” ширкәтендә дә кичә арпа чәчә башладылар.

 

 

 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International