26 апрель көнне дөнья җәмәгатьчелеге бөек Вильям Шекспирның туган көнен билгеләп үтәчәк. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге вакыйгадан читтә калмады. Драматургның туган көнендә театр «Гамлет. Күренешләр» спектаклен күрсәтәчәк.
Спектакльнең сәхнәдә бер елдан азрак баруына да карамастан, ул зур кызыксыну уятырга өлгерде. Спектакльне гади тамашачы гына түгел, ә театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр дә югары бәяләде, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
«Бу - гаилә турында бүгенге көн сәхнә теле белән бәян итүче заманча спектакль. Сүз бүгенге көндә куркыныч астында булган, яшәешебезнең иң бөек кыйммәтләрен үз эченә алган гаилә турында бара. Гадәти, бәхетле кеше тормышын чагылдыручы олы бер дөнья, чиксез Галәм киңлегендәге гаилә турында. Һәм, шул ук вакытта, ул гаилә җимерелүенең, гасыр бөтенлеген җуюга, аны чиксез һәлакәткә китерергә мөмкин икәнлеген дә күрсәтә. «Гамлет. Күренешләр» - бүгенге искиткеч театрдагы чын спектакль һәм шул уңышлы эш белән Казанны котларга мөмкин», – дип саный театр тарихчысы, В.Шекспир иҗаты буенча белгеч Алексей Бартошевич.
2014 елның 27 мартында - Халыкара театр көнендә Тинчурин театрының яшь артисты Артем Пискунов – «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә, ә спектакльнең режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин «Классик әсәрне яңача укылышы» дигән махсус номинациядә бүләккә ия булдылар.
В.Шекспирның туган көнен театр белән бергә бәйрәм итәргә теләүчеләрне 26 апрель, 17.00 сәгатьтә Тинчурин театрында «Гамлет. Күренешләр» спектаклендә көтеп калалар.