Бадминтончылар Казанга җыелды

2014 елның 25 апреле, җомга






Бүген, 23 апрель көнне Казанның Гимнастика үзәгендә бадминтон буенча кыйтганың иң дәрәҗәле бәйгесе – Европа чемпионаты старт алды. Ярышларда 35 илдән 250дән артык спортчының көч сынашуы көтелә.


Бадминтон буенча Европа чемпионатын Казанда уздыру турындагы карар моннан бер ел элек Братислава каласында кабул ителгән иде. Аңа кадәр исә Европаның бадминтон конфедерациясе (ЕБК) вәкилләре Универсиадага әзерлек барышын тикшерү ниятеннән Казанга килеп, спортның әлеге төре буенча бездәге шартлар белән танышып киттеләр. Әлеге сәфәрдән соң ЕБК җитәкчелеге киләчәктә Казанның бадминтон үсешендә зур роль уйнаячак җитди бер үзәккә әверелергә тиеш дип белдерде. Моңа, әлбәттә, билгеле бер шартлар да бар иде.

 


Чыннан да, соңгы елларда бадминтон Казанда гына түгел, республиканың башка шәһәр һәм районнарында да зур популярлык казанды. Заманында (ул чакта әле ил Президенты) Дмитрий Медведевның әлеге спорт төренә игътибар юнәлтүе дә үз ролен уйнамый калмады. Президентның теләк-киңәшләрен истә тотып, бездә дә кайбер мәктәпләрдә бадминтон түгәрәкләре эшли башлады. Кайбер төбәкләрдә исә аның матур традицияләре инде бар иде. Әйтик, Алексеевск районы халкының массакүләм рәвештә бадминтон белән шөгыльләнүләрен Россиянең үзәк каналларыннан да күрсәттеләр. Бу районда бөтен халкы кулына бадминтон “коралы” тоткан авыллар бар.

 

 


 

Дмитрий Медведев Илбашы булудан туктагач, илдә бадминтонга игътибар сизелерлек кимеде шикелле. Татарстанда, киресенчә, 2011 елның сентябрендә республика бадминтон федерациясе оешты. Шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спортның әлеге төрен үстерү һәм җәелдерү буенча программа кабул итәргә боерды. Алай гына түгел, Универсиадага бадминтончыларыбызны әзерләү максатын куйды. Федерациянең күзәтчелек советы җитәкчесе итеп әле кайчан гына Алексеевск районында бадминтонны үстергән Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов билгеләнде. Ошбу максатларны үтәүдә ярдәм сорап, федерация Белоруссиядән бадминтон уйнаучы гаиләгә мөрәҗәгать итте. Ирле-хатынлы Инна һәм Андрей Воробьевлар тиздән, балаларын ияртеп, Казанга күчеп килде.

 

 


 

Сүз уңаеннан, Татарстан башкаласында дүрт көн дәвам итәчәк Европа чемпионатында Виктория Воробьева да чыгыш ясаячак. Дөрес, парлылар категориясендә генә, Мәскәүдән Ольга Голованова белән берлектә.

 

 


 

P.S: Бадминтон буенча Европа чемпионатына билетларны www.bileton.ru/site/noms/700 аша алырга мөмкин.



Радик САБИРОВ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International