Концерт бу атнада чәршәмбе көнне булды. Үзәк мәдәният йортының тамаша залы туп-тулы иде. Катнашучылар һәм тамашачыларны мәдәният бүлеге начальнигы Ринат Сабирҗанов сәламләде. Концерт “Везунчики” бию коллективы чыгышыннан башланып китте. Аннары сәхнәгә ансамбльләр, солистлар чыгып, классик, заманча һәм халык әсәрләрен башкарды.
Чыгыш ясаучылар арасында зона һәм республика конкурсларында җиңүчеләре дә бар иде. Яшь музыкантларны һәм аларның укытучыларын тамашачы көчле алкышлар белән, бик җылы каршылады.