ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
Күлле урта мәктәбендә “Мәктәп – сәламәтлек территориясе” шигаре белән Сәламәтлек көне үткәрелде. Ул Бөтендөнья  сәламәтлек көне кысасында оештырылды. Чарада 1–11 нче сыйныф укучылары һәм бөтен укытучылар коллективы катнашты.
Язгы кыр эшләре көннән-көн көчәя  бара. Көзге  культуралар һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру кызган чак.
Республикабызда “Татарстан Республикасында укыту сыйфатын  камилләштерү” проектын гамәлгә кертү бара.
Бөек Ватан сугышы беткәнгә күп еллар узса да сугыш җәрәхәте әле өлкән  буыннар  күңелендә саклана, яшь буын да сугыш афәтен өлкән буын сөйләве, үзләренең бабалары истәлеге буенча да белә. Ел саен зурлап Җиңү бәйрәме үткәрелә. Сугыш ветераннары, тыл ветераннары кунакка  чакырыла, алар сугыш афәтен, үз күзләре белән күргәннәрен  гыйбрәтләнеп  сөйлиләр.
Исерек хәлдә транспорт чарасын идарә итү тыелган, аның  өчен  каты санкцияләр – зур суммадагы штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Христианнар якшәмбе көнне бөтен дөнья буенча Пасханы бәйрәм иттеләр. Әлеге дин тарафдарлары өчен Пасха төне иң изге бәйрәмнәрнең берсе булып саналуына карамастан, ул күп җирләрдә бик тынычсыз узган. Җинаять очраклары турындагы хәбәрләр җиһанның төрле почмакларыннан килеп торды.
Алар һәрберебезнең өендә – кадерле җан җимешләребез. Талантсыз балалар юк, аларны күрмәүче олы кешеләр генә була ала, дигән бит бер акыл иясе дә. Казанның 17 нче татар гимназиясенә барып, анда чип-чиста татарча сөйләшә белгән шәһәр балалары белән аралашып кайткач та шуңа инандым – балаңа нинди оеткы саласың, ул шуның тәэсирендә үсә дә.
Россиянең 85 төбәгендә дә агач, куак яисә чәчәк сайлау акциясе үтәчәк.
Сәүдә нокталарында, Интернет челтәрендәге хезмәтләрдә сыйфатсыз товарга гына түгел, ә ялган продукциягә дә юлыгу ихтималы бар.
Район мәктәпләрендә спортны үстерү һәм мәктәп яшендәге балаларның физик культура дәресләрендә   шөгыльләнүен активлаштыру мәсьәләләре буенча линейкалар уза. Аларда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, мәгариф бүлеге  начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International