Иң зур брейк-данс фестивале - Казанда

2014 елның 25 апреле, җомга






Башкалада “COMBONATION 6” брейк-данс фестивале оештырыла. Турнир быел иң масштаблы дәрәҗәдә үтәчәк. Анда Россия төбәкләреннән тыш, Казахстан, Бразилия, США, Япония, Голландия, Бельгия, Франция, Украина кебек илләрдән барлыгы 500 дән артык катнашучы көтелә. Фестивальнең жюри әгъзалары булып АКШ, Голандия брейк-дансчылары сайланган. Чарада дөньякүләм танылган ди-джейлар катнаша.



Татарстанда беренчеләрдән булып брейк биючеләр фестивален оештыру тәкъдиме белән чыккан һәм турнирны оештыручыларның берсе, брейк-данс буенча дөнья һәм Европа чемпионы - Александр Шаталов дөньяның төрле почмакларында да бу фестивальне белүләре һәм кызыксынулары турында сөйләде.

 

 



- Хип-хоп культуралы илләрдә яшәүчеләр бик еш “COMBONATION” ның кайчан үткәреләчәге турында сорый. Казандагы фестивальдә төшерелгән видеолар дөнья буйлап таралды. Әлеге брейк-данс ярышы Интернет аша чит илдә танылу тапкан шундый бердәнбер турнир буларак бәяләнә, елдан-ел дәрәҗәсе арта. “COMBONATION” Казанны дөньяның хип-хоп мәдәниятле иң зур үзәгенә әверелдерергә сәләтле, - дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

 

 



Россия спорт реестрында “брейк-данс” төшенчәсе күрсәтелмәсә дә, оештыручылар аны спортның бер төре буларак билгели. Казанга фестивальгә җыелучы спортчылар өчен дә иң мөһиме катнашу түгел – ә дөньякүләм танылган брейк биючеләр белән танышу, аралашу, күрешү. Александр Шаталов сүзләренә караганда, иң көчле брейк-дансчылар Россиядә яши. Чит ил кешесе өчен моның уникаль күренеш булуын ассызыклады.

 

 



“COMBONATION” беренче елларны Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура институтының кечкенә спорт залында узган.  “Тишек ыштаннар киеп бию, турнирны ямьсез биналарда уздыра торган заманнар узды. Быелгы масштаблар – фестиваль тарихында беренче тапкыр. Алтынчы мәртәбә уздырылачак ярышны “Эрмитаж”да сыйфатлы тавыш, көчле музыка белән яхшы залда үткәрергә җыенабыз”, - дип белдерде “Сәламәтлек, спорт һәм мәдәният” үзәгенең башкарма комитет җитәкчесе Сергей Петров.

 

 



25 апрель көнне “КАИ-ОЛИМП” спорт сараенда танылган брейкчылар белән ачык тренировка, 26 апрель көнне сайлап алу турлары һәм брейк-данс легендасы MIDUS катнашында масстер-класс үтәчәк.



“COMBONATION 6” фестиваленең финал өлеше “Ривьера” күңел ачу үзәгенең “Эрмитаж” концерт залында 16.00 сәгатьтә башлана. Керү бәясе – 200 сум.



Алена НИЗАМОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International