Казан үзен Россиянең спорт башкаласы итеп танытуын дәвам итә. Күптән түгел ул тагын бер зур ярышларны үткәрү хокукын яулады. 2016 елда башкалабызда юниорлар арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты узачак.
"Спорт Бизнес Интернешнл" халыкара форумында Казан «Прорыв года» номинациясендә җиңү яулады һәм спорт чаралары уздыру өчен иң яхшы урыннарның берсе дип табылган иде. Халыкара федерацияләр инде бүген үк иң эре ярышларны башкалабызда уздырырга чират тора дисәң дә була.
Шулай бу көннәрдә Казанда бадминтон буенча Европа чемпионаты уза. 27 апрельдә cинхрон йөзү буенча Россия чемпионаты башланып китәчәк. Ә июнь ахырында бездә 20 яшькә кадәрге юниорлар арасында авыр атлетика буенча дөнья Беренчелеге үткәреләчәк. Шул рәвешле быел башкалабызда 700гә якын спорт чарасы оештырылыр дип көтелә.
2016 елда юниорлар арасында җиңел атлетика буенча дөнья Чемпионаты уздыру хокукын яулау – башкалабызның тагын бер җиңүе. Төрле этапларда чараны үткәрү хокукына Токио, Сидней, Баку, Либревиль (Габон) кебек шәһәрләр дәгъва кылган. Әмма Казанның 2013 елда зур уңыш белән Универсиаданы уздыруы барысын да хәл иткән. Нәтиҗәдә, 2016 елның җәендә башкалабызга 200гә якын илдән 2 меңләп яшь спортчы җыелачак.
Ярышлар өчен Универсиадага дип төзелгән инфраструктура кулланылачак. Төп мәйданнар итеп Үзәк стадион, “Буревестник”, “Олимп” сайланган. Спортчылар исә Универсиада авылында яшәр дип көтелә. Чемпионат узган алты көндә 44 комплект медаль уйнатылачак.
Сүз уңаеннан, юниорлар арасында җиңел атлетика буенча дөнья Чемпионаты 1986 елдан башлап һәр ике ел саен уздырыла. Анда 19 яшькә кадәрге спортчылар катнаша. 2012 елда ярышлар Барселонада үтте. Быелның июлендә исә яшь җиңел атлетларны Американың Юджин шәһәре кабул итә.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА