Апрель – шигърият ае. Мәдәният йортларында төрледән-төрле чаралар оештырылып тора. Шундыйларның чираттагысы 28 апрель көнне Г.Камал театрында үтәчәк. Биредә Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Г.Тукай бүләге лауреаты Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе узачак.
Шигырь һәм җыр мәҗлесе Роберт аганың укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән шигъри юллар, җыр сөючеләр күңелен яулаган музыкаль әсәрләр белән үрелеп барачак. Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, кичәдә авторның яңа шигырьләрен дә ишетергә мөмкин булачак.
Роберт Миннуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы, Нәҗәде авылында дөньяга килә. Аның балачагы һәм үсмер еллары Сөн елгасы буенда урнашкан Шәммәт авылында уза.
Балалар поэзиясенә остазы Шәүкәт Галиев иҗатына таянып, халык әдибе белән рухланып килгән Миңнуллинга халык авыз иҗаты, рус һәм дөнья балалар әдәбияты да һәрвакыт якын булды. Шагыйрь иҗатында үзенчәлекле шигъри дөнья, күңелле балачак, балалар фәлсәфәсе оста файдаланыла. Ул беренчеләрдән булып балалар шигъриятендә нәниләр белән өлкәннәр арасындагы катлаулы мәсьәләләрне үтемле итеп тасвирлый алды, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Роберт Миңнуллинның шигырьләре дөньяның иң яхшы балалар өчен язылган әсәрләр исемлегенә кергән. Әлеге әсәрләр үз укучыларын башка илләрдә дә тапкан.
Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров белән берлектә язылган бихисап җырлары профессиональ һәм үзешчән җырчыларыбызның репертуарыннан әле дә төшкәне юк. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый.
Роберт Миңнуллин ихлас лирик та. Аның кабатланмас мәхәббәт, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле шигырьләре безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр. Алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән, тапкыр һәм мут-шаян гыйбарәләр белән сугарылган, ди аның хакында әдәбият галимнәре.