Үсемлекләрне авырулардан, корткычлардан саклау өчен чара узды

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе







Биектау районының Бөреле һәм Дөбъяз зоналарында үсемлекләрне авырулардан, корткычлардан саклау өчен кулланыла торган сиптергечләрне тикшерделәр. Комиссия составында С.М. Сәләхетдинов, Ф.Ф. Хәйретдинов һәм И.В. Әхмәтгалеевлар махсуслашкан техниканың кырга чыгарга әзерлеген тикшерделәр. Шәпше һәм Чыршы кырларына куелган 18 сиптергеч тикшерелде. Бу чарага барлык хуҗалыклар да җаваплы караган. Комиссия булган кимчелекләрне алдагы көннәрдә төзәтергә рекомендацияләр бирде. Бу техника якын көннәрдә үсемлекләрне авырулардан, корткычлардан һәм чүп үләннәреннән арындырырга кирәк булачак.    


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International