«Петровский» «Казан-Арена»ны җиңде

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе






Татарстан футбол сөючеләре, «Казан-Арена»га килеп, Россия-Словакия матчын карау бәхетеннән мәхрүм калды. Белгәнебезчә, Россия футбол берлеге карары белән, 45 мең тамашачы сыйдырышлы бу яңа стадион әлеге командаларның 26 майдагы иптәшләрчә очрашуын кабул итәргә тиеш иде. Тик «Казан-Арена»ның газоны белән проблемалар чыгу аның матчны кабул итү шансларын киметте.


Шушы көннәрдә матчның Татарстан башкаласыннан Санкт-Петербургка күчереләчәге мәгълүм булды. Уен Төньяк башкаладагы «Петровский» стадионында узачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International