Апрель азагында татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Казанда ел саен шигърият бәйрәме – гаҗәп күркәм, шатлыклы, югары лирик бәйрәм була. Сөекле шагыйрьнең һәйкәле янына килер өчен, бу көнне язучылар, шагыйрьләр, артистлар гына түгел, бөек Тукай шигъриятен яратучы йөзләрчә шәһәр һәм авыл кешеләре дә түземсезләнеп көтә.
Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигърият бәйрәме безнең районда да узды. Һава торышы үз төзәт-мәләрен керткәч, чараны алдан ниятләнгәнчә урамдагы мәйданда тү-гел, ә үзәк мәдәният йортында оештырдылар. Ләкин моңа карап кына аның тантаналы һәм кызыклы булуына хилафлык килмәде. Балалар хаклы рәвештә Тукайны үзләренең шагыйре дип саный. Шуңа күрә тамаша залының мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, район үзәгендә һәм авылларда яшәүчеләр белән тулуы очраклы түгел.
Әдәби-музыкаль бәйрәм “Тукай – сүнмәс йолдыз” дип аталды. Сәхнәдә – шагыйрьнең зур портреты. Биектауның 1 нче мәктәбе укучылары, һәйкәлгә салган кебек, портрет янына чәчәкләр салды.
Аның тормышы, иҗаты һәм шигъриятенең хәзерге заман җәмгыятендәге әһәмияте турында кызыклы доклад белән Биектау туган якны өйрәнү музее директоры, район ветераннары советы рәисе Билал Шиһабетдинов чыгыш ясады.
– Апрель Тукайны дөньяга бүләк иткән, язның шушы ук ае аны бездән тартып та алган. 101 ел инде без аңардан башка гына яшибез. Бу вакыт эчендә 6-7 буын үсеп җитте, Тукай аларның барысының да күңелләрендә яшәде, – дип сөйләде Билал Сәлах улы. – Аннан бирле илебез инде шактый үзгәрешләр кичерде. Ләкин бүген яңа җәмгыятьтә дә Тукай шигърияте элекке кебек үк актуаль, кызык, көнүзәк. Аның әсәрләре, икмәк кебек, безгә көн саен кирәк. Рухи дөньябыз саф һәм якты булсын өчен кирәк.
Социаль үзгәрешләр чорында, иске идеаллар югалган, яңалары әле барлыкка килмәгән вакытта, Тукай юл күр-сәтүче йолдыз ролен башкара. Аның шигърияте яңача яңгырый башлый, яңа мәгънә ала.
“Дөнья әдәбияты тарихында шулкадәр фаҗигале, мохтаҗлыклар тулы тормышта яшәгән шагыйрь бүтән юк”, – дип язган иде шагыйрь Сибгать Хәким.
Бәйрәм хөрмәтенә ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов тавышлы хат җибәргән иде. Хатта ул яраткан шагыйренә багышланган үз шигырьләрен укыды, яшь буынга киңәшләрен бирде.
– Без үзебезнең бөек Тукай, Габәши, Сәйдәш, Садри, Мәһдиев туган Казан артыннан булуыбызны онытмаска, талантлы халкыбыз белән горурланырга тиеш, – ди Азат Шәймулла улы. – Бөек ватандашларыбыз башкарган эшләрне тагын да арттырырга омтылырга, “татарстанлы”, “казанлы” дигән исемне горур йөртергә кирәк.
Тукай шигърияте музыкага тиң. Аның һәр шигыре матур, моңлы җыр булырлык. Юкка гына Габдулла Тукай сүзләренә язылган күңелләргә үтеп керүче барлык җырлар да татар музыка мәдәниятенең алтын фондына кертелмәгән инде. Бу – “Туган тел”, “Тәфтиләү”, “Пар ат”, “Зиләйлүк” һ.б. Шундыйларның берсен – “Әллүки”не – зур осталык белән, Ризалә Уткүзова башкарды. Көйне Ринат Гыйльметдинов уйнады.
Биектауның 1 нче мәктәбе укучысы Әдилә Зиннәтуллина сәхнәдән үзе язган “Туган телне сакла” дигән шигырен укыды.
Шагыйрь үлгән көннән соң тулы бер гасыр үтсә дә, ул замандашларының истәлекләрендә яши бирә. Бу ядкәрне алардан соң килүче буыннар да кадерләп саклый. Фәрзия апа Садыйкова – бөек шагыйрь турында әтисеннән ишеткәннәрне сөйләп бирерлек сирәк кешеләрнең берсе. Аның әтисе Хәсбиулла, яшь чагында, Казанда приказчик булып эшләгән һәм Тукай белән таныш булган. Алар, дуслары белән бергәләп, шагыйрь янына шигырь тыңларга йөргәннәр, каты авырган вакытта, аның янына кунакханәгә дә барганнар. Тукай аны укырга, белем алырга өндәгән. Шагыйрь сүзләре Хәсбиулланың күңеленә кереп калган. Шуңа күрә ул хисапчы һөнәрен үзләштергән, тора-бара, шәһәрнең иң яхшы хисапчысы булып киткән.
Шагыйрь турында, муллалар, ишаннардан көлүче динсез булган, дип уйлау дөрес түгел, дип сөйләде Фәрзия апа. Ул руханиларның белемсезлеген, аңгыралыгын, мокытлыгын тәнкыйтьләгән. Университетларда укымаса да, Тукай бик мәгърифәтле, белемле, акыллы кеше булган.
Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар бәйрәмнең бизәге булды. Районда һәм республикада танылган җырчы Айзат Шакиров аның “Пар ат”ын башкарды. Биектауның 1 нче мәктәбе укучылары “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштергән иде. “Шүрәле” поэмасы шагыйрьнең иң күренекле әсәрләреннән санала. Аның буенча татар мәдәниятен бөтен дөньяга таныткан балет куелган, мультфильмнар, театр спектакльләре эшләнгән. Поэманың Кырлай авылы табигате турындагы кереш өлеше генә дә мөстәкыйль шедевр булырлык. Тукайның бу үлмәс әсәрен сәхнәдән хезмәт ветераны Рафаэль Заһидуллин укыды.
Тамашачылар “Салават” музыкаль эстрада театры артисткасы, “Татар моңы” фестивале лауреаты Әминә Галимова һәм Урал баянчылары конкурсы лауреаты Илфат Шәехов чыгышларын алкышлар белән каршы алды. Алар популяр татар халык җырларын һәм көйләрен башкарды.
Шигърият бәйрәме – яңа шигырьләр, яңа шагыйрьләр, яңа исемнәр дигән сүз. Үзенең яңа шигырьләрен үзәк район китапханәсе директоры урынбасары Диләрә Әхмәдуллина укыды. Шулай ук ул китапханәдә Яшь шагыйрьләр клубы оештырылуын әйтте һәм шигъриятьтә көчен сынап карарга теләүчеләрнең барысын да клубка чакырды. Үзенең шигырьләрен Юртыш авылында яшәүче үзешчән шагыйрә Фирая Ибраһимова да ишеттерде.
Шигърият бәйрәме татарның гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды:
“И туган тел,
и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә
белдем
Син туган тел аркылы!”
Район үзәгендә үткән бу язгы бәйрәм Мәдәният елының бер якты вакыйгасы булды. Тукай иҗаты безгә тагын да якынрак, кызыграк, аңлаешлырак булып тоела башлады.