Башкалада укучыларны олы тормышка озаттылар

2014 елның 23 мае, җомга






Бүген Казанда 5,5 мең укучы өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлады. Мәктәптә узган тантаналы линейкалардан соң башкалабызның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары “Казан -Арена” стадионы каршындагы ачык мәйданда җыелды. Биредә олы юлга атлаучы кызлар-малайлар өчен бәйрәм чарасы үтте.



Башкалабызда мәктәпне тәмамлаучылар өчен гомумшәһәр күләмендәге бәйрәм оештыру матур гадәткә әверелде. Узган ел шәһәр җитәкчелеге малай-кызларга теләк-фатихаларын Универсиада авылында җиткергән иде. Быелгы күңел ачу чарасы өчен “Казан-Арена” стадионы мәйданы сайланган.


Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучыларыннан кала мәктәп директорлары, 250дән артык сыйныф җитәкчесе, ата-аналар, Суворов училищесы кадетлары катнашты. Тәртип һәм иминлекне 600 полиция хезмәткәре тәэмин итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International