Казанда 24 май көнне, «Балачак дөньясы» күргәзмәсе кысаларында, «Забег в ползунках» ярышы оештырылачак.
6-9 айлык нәниләр махсус билгеләнгән юллар буенча тизлектә ярышачаклар биредә. Әти-әниләргә, озатучыларга балаларны дөрес юлга сүз белән генә турыларга рөхсәт ителә, аларга кул белән кагылырга ярамый. 5 метр араны 2 минутта килеп җиткән балаларга бүләкләр каралган. «Забег в ползунках»та катнашыр өчен, babyrace.ru сайтында алдан теркәлергә кирәк.