ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2015 ел
дүшәмбе
Узган атнада татарлар “Беренче канал”ны яулап алды! “Голос дети” проектында татар телендәге чыгышы белән Сәйдә Мөхәммәтҗанова телевизор караучыларның күңелләрен әсир итсә, “Умники и умницы”  тапшыруында тагын бер татар егете Юрий Вяземскийны “Иншаллаһ” дип әйтергә мәҗбүр итте.
24 июльдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты старт ала. Моннан ике ел элек җәйге Универсиада уеннарын үзендә уздырып, тамашаның шаһиты булган һәр катнашучыдан “5”ле билгесе алган шәһәрнең, бу юлы да башкала кунакларын шаккатырачагына шикләнергә кирәкми. Кыскасы, 9 августка кадәр Татарстанда “судагы Сабан туе”на тиң ярышларның үзәгендә кайнап яшәячәкбез.
Бүген авыл кешесе батрак булырга теләми. Ул үзен җирнең хуҗасы итеп тоеп, төзек, матур авылда тулы канлы тормыш белән яшәргә өмет итә. Милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклаучы татар авылларының киләчәге – милли җанлы эшкуарлар кулында.
Февраль башында Казан үзәгендәге юл буйларында түләүле паркинглар эшли башлады. Шушы вакыт эчендә казанлылар әлеге машина кую урыннары өчен шәһәр бюджетына барлыгы 132 мең сум акча күчергән.
Винтовкадан  ату кү-некмәләре кешедә төгәллек, ихтыяр  көче,  үз-үзеңә ышану сыйфатлары тәрбияли. Егетләргә бу сыйфатлар Ватан сакчылары булу өчен дә бик кирәк.

20
март, 2015 ел
җомга
Батырлыклары  өчен  бирелгән бүләкләре документлар белән дәлилләнгән сугышчылар турында сөйләүне дә-вам иттерәбез. Бүләкләү кәгазеннән алынган өземтәләрнең үзгәр-түсез бирелүен искәртәбез.

Безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшыру башланды.

Озын-озак дүрт ел буена фронт һәм тыл бердәм булды. Түземсезлек белән көтелгән Җиңү көнен хатын-кызлар,  картлар,  яшүсмерләр үзләренең фидакарь хезмәтләре белән якынайттылар. Алар “Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе Җиңү өчен”, – диеп, үз-үзләрен аямый эшләделәр.
Балалар бакчаларында спорт бәйрәмнәре үткәрү яңалык түгел инде. Ярышлар, спартакиадалар – балаларны спортка якынайтуның уңышлы, балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы һәм файдалы ысулы.
Ямаширмә мәдәният йортында, язның беренче бәйрәме 8 Март – халыкара хатын-кызлар көненә  багышлап, авылыбызның иң үрнәк, иң сөйкемле, иң тату, иң тырыш, иң бердәм, сәнгатькә гашыйк өч гаиләсе мәдәният йортында “ Нәселле солянка” дигән музыкаль ки-чә-концерт куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International