Алар җиңү көнен якынайттылар

2015 елның 20 марты, җомга
Озын-озак дүрт ел буена фронт һәм тыл бердәм булды. Түземсезлек белән көтелгән Җиңү көнен хатын-кызлар,  картлар,  яшүсмерләр үзләренең фидакарь хезмәтләре белән якынайттылар. Алар “Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе Җиңү өчен”, – диеп, үз-үзләрен аямый эшләделәр.

Җиңүнең 70  еллыгын каршылаган көннәрдә безнең авыл җирлегендә сугышта катнашкан бер генә фронтовик та исән түгел, ә тыл  хезмәтчәннәре бары 17 кеше генә калды. Бүгенге көндә Алан-Бәксәр  авылында Галәвиев Билал, Антонова Анна, Жукова Анна, Кислова Анна, Яшина Вера, Әхмәтова Сания, Алат спиртзаводы поселогында Вәлиева Наҗия, Суслова Анна, Саттарова Нәркис, Мирошкина Анна, Биктимирова Хәдичә, Гәр һәм Шөмлән авылларында Сәлахова Гайфәрә, Журавлева Мария, Арсланова Әлфинур, Куликова Анна, Давыдова Анна, Кудрявцева Александра туганнары  янәшәсендә гомер көзләрен кичерәләр. Авыл мәдәният йортына юбилей медальләрен алырга бары җиде генә тыл ветераны килә алды.

Хөкүмәтебезнең кадерле бүләген аларга Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова тапшырды. Ләйсән Илгиз кызы тантанада катнашучыларны Җиңүнең якынлашып килүче юбилее белән котлады, аларга сәламәтлек, тыныч имин көннәр теләде. Кичәдә катнашучылар районның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ничек әзерләнүе турында Биектау телевидениесе махсус төшергән  “Хәтерлибез, кайгыртабыз...” дигән фильмны  зур кызыксыну белән карадылар. Алан-Бәксәр мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы, мәдәният йорты үзешчәннәре бай эчтәлекле концерт программасы әзер-ләгән иде. Патриотик җырлар, герой  шагыйрьләребезнең сугыш турындагы шигырьләре яңгырады. Гәр авылыннан килгән кунакларыбыз чыгышы да кайнар кабул ителде.

Мәдәният йортына килә алмаганнарга авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина һәм ветераннар советы рәисе Регина Батршина медальләрне өйләренә барып, туганнары һәм балалары янында тапшырдылар.
 


Рузинђ Габдрахманова, Алан-Бђксђр авылы китапханђчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International