16 мартта мини-олимпиада Биектау авылындагы “Солнышко” балалар бакчасында узды. Балалар аңа тырышып әзерләнгән һәм даими шөгыльләнү бушка китмәгән.
– Зачет алырга килгән комиссияне безнең балалар күңелле флешмоб белән каршы алды, – дип сөйли балалар бакчасы мөдире Венера Миндубаева. – Мини-олимпиадада өлкән һәм әзерлек төркемнәреннән барлыгы 42 бала катнашты. Алар югалып калмадылар, комиссия әгъзаларыннан да оялып тормадылар, бөтен күнегүләрен әйбәт итеп башкарып чыктылар.
Мини-олимпиаданың район күләмендә ничек узуы хакында сөйләвен үтенеп, “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәгенең оештыру-масса эшләре бүлеге мөдире Рушан Билаловка мөрәҗәгать иттек.
– Район башлыгы мини-олимпиадасы мәктәпкәчә учреждениеләрдә план буенча уза. Анда өч йөздән артык бала катнашты инде. Оешкан төстә аны “Солнышко”, “Сандугач”, “Рябинушка” һәм башка бакчаларда үткәрделәр. “Петушок” балалар бакчасын аерым билгеләп үтәсе килә: анда физик яктан балалар кайбер мәктәпләр-дәге башлангыч сыйныф укучыларына караганда да яхшырак әзерлекле, – диде Рушан Әнвәр улы.
Ярышларның төп төрләре – урыннан озынлыкка сикерү, алга таба бөгелү, йөгерү, боҗра аша туп ыргыту. Беренче карашка күнегүләр авыр түгел кебек, ләкин аларны бит мәктәпкәчә яшьтәге балалар башкара. Даими шөгыльләнмәсәләр, алар биремне үти дә алмас иде. Ә алар үти, рә-хәтләнеп үтиләр.
Зачет алу өчен, бакчаларга “Тулпар” педагоглары Дилүс Исмәгыйлев, Гомәр Гыйниятов, Елена Волкова һәм Рушан Билалов йөри. Алар ярышларның беркетмәсен төзи, балаларның бөтен күрсәткечләрен пөхтә итеп язып баралар. Ярышлар тәмамлангач, мини-олимпиаданың җиңүчеләре билгелә-нәчәк. Барысының да җиңәсе килә, әлбәттә. Тик ничек килеп чыга инде. Әмма төп эш эшләнде инде: балаларны спорт белән даими шөгыльләнергә өйрәтә башладылар. Ә ул – сәламәтлеккә илтүче сыналган юл.
Сания ШАКИРОВА