Урамда яз! Кояш көннән-көн үзенең җылы нурлары белән безгә елмая. Әйтерсең лә, ул салкын кыштан соң һәркайсыбызны гөрләвекләре белән, чут-чут итеп сайраган кошлары белән, тирә-юньгә хуш ис таратып, бөреләнеп килүче агачлары белән язгы дәрьяга чакырадыр сыман.
Илебез үзенең тарихындагы иң мөһим вакыйгаларның берсен – Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәр көнгә дә күп вакыт калмый.