Күптән түгел үзәк мә-дәният йортының ишекләре, киң итеп, фестивальнең финалына чыккан балаларның гала-концертына дип ачылды. Зал тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Концертны алып баручылар – Дөбъязның “Гөлчәчәк” балалар бакчасы тәрбиячеләре Айгөл Вәлиева бе-лән Эльвира Усманова һәр катнашучыны сәхнәгә аерым бер җылылык белән чакырып тордылар. Яшь артистлар сәхнәгә беренче адымнарын гына атлый бит әле. Ә тамашачылар нәниләрне көчле алкышлар белән каршы алды, озатып калды. Оештыручылар күп көч һәм энергияләрен керткән бу фестиваль беренче тапкыр гына уздырыла әле, соңгысы булмасын иде ул.
Биектауның катнаш төрдәге “Бәләкәч” балалар бакчасы, Ямаширмәнең “Йолдыз” балалар бакчасы, Дөбъязның “Гөлчәчәк” балалар бакчасы коллективларына һәм җитәкчеләренә, “Балкыш” балалар иҗаты йортына аерым рәхмәт белдерәсе килә. Нәниләрнең, ата-аналарның һәм педагогларның күңелендә фестиваль калдырган якты тәэсирләр озакка барыр әле. Балаларның балкыган йөзләре, әти-әниләрнең рәхмәте моңа ачык дәлил булып тора. Бу балаларның барысы да бөтен дөньяга танылырлык “йолдыз” булып бетмәс, билгеле, әмма бер-берсен шаккатыра алачаклары шиксез. Бер замандашыбыз: “Без барыбыз да тумыштан ук талантлы, беребез – биюче, беребез – җырчы. Иң кечкенә бала да – үзенчә артист, йолдыз”, – дип юкка гына әйтмәгән бит.
Йолдыз Шакирова.