Бүген авыл кешесе батрак булырга теләми. Ул үзен җирнең хуҗасы итеп тоеп, төзек, матур авылда тулы канлы тормыш белән яшәргә өмет итә. Милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклаучы татар авылларының киләчәге – милли җанлы эшкуарлар кулында.
Һәм монда Татарстандагы авыллар турында гына сүз бармый. Россиядә бүгенге көндә 4300 татар авылы исәпләнә. Чиләбе, Төмән, Екатеринбург кебек 200 меңнән артык татар гомер иткән төбәкләр бар, һәм аларда мәктәпләре гөрләп торган, мәчетләрендә азан тавышы тынмаган, ә кешеләре туган нигезләрен ныгытып, нәсел-нәсәбе белән җиргә береккән авылларның саны артканнан-арта. Яшьләр эш эзләп шәһәргә чыгып китү ягын караган заманда, аларга сакланып калырга эшкуарлык ярдәм итә. Тырыш, уңган кешеләр үз гаиләсен генә түгел, ә якташларының да иминлеген кайгырта – юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, мәчет һәм мәдрәсәләр сала, Сабан туйлары, милли бәйрәмнәр, фестивальләр оештырып авыл тормышын җанландыруга өлеш кертә. Һәм иң мөһиме: башкаларны үз артыннан ияртә, авылдашларын да үз эшләрен оештыруга тарта.
«Без үзебез эшләмәсәк, беркем дә китереп бирмәс», – ди «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы рәисе, Чувашиянең Батыр районындагы «Тормыш» агрофирмасы җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов. Казанда дүртенче тапкыр уздырылган Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыенында яңгыраган төп фикер әнә шул булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге җыенда Татарстаннан һәм Россиянең 32 төбәгеннән килгән 500 эшкуар авыл җирлекләрен борчыган көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләште. Иң зур делегацияләр Түбән Новгород, Пермь, Пенза, Самара, Ульяновск, Киров, Мордовия, Башкортстан, Чувашия якларыннан булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре эшкуарларга Россиядә авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә кагылышлы, җир, салым кануннарындагы үзгәрешләр, шәхси хуҗалыкларны аякка бастыру максатында гамәлгә ашырылучы федераль һәм республика грантлары, дәүләт программалары, субсидияләр турында мәгълүмат бирде. Җыенның пленар утырышында, гадәттәгечә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Эшкуарлар узган елгы җыенда күтәрелгән мәсьәләләрне чишүдә Рөстәм Миңнехановның ярдәме зур булуын искәртеп, быел да бөтен дөнья буенча сибелеп яшәүче татарларны берләштергән Татарстан Республикасының Президенты белән очрашу мөмкинлегенә шат иде.
Әйтик, үткән ел Татарстанның Әгерҗе районы Яморза авылыннан үз җирлеге өчен борчылып яшәүче, мәчет, башлангыч мәктәпне төзекләндергән фермер Илшат Сәхипов Татарстан Президентына авылга спорт залы таләп ителүе турында әйткән иде. Инде авылда тулы көченә төзелеш бара икән. Быел 1 августка яңа бинаны кулланышка тапшырырга ниятлиләр.
– Әгерҗелеләрне әрсез, дип уйламагыз, яңа бинада клуб һәм спорт залы булачак, хәзер спорт инвентарьләренә ихтыяҗ туды, – дип мөрәҗәгать итте бу юлы Илшат әфәнде Татарстан җитәкчелегенә.
«Зарланырга җыелмадык»
Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылыннан «Ильфа» ҖЧҖ директоры, хәйрияче, композитор Фәнир Галимов ассызыклаганча: «Төрле төбәкләрдә гомер кичерсәк тә, без барыбыз да бер ил кануннары буенча яшибез. Мондый җыен фикерләшү, тәҗрибә уртаклашу өчен кирәк».
– Безне бер сорау борчый: татар авылларын ничек сакларга? Ничек авылда яшьләрне калдырырга, нинди эш урыннары булдырырга? 2000нче еллар башында безнең Туймазы районында да авыллар мөшкел хәлдә иде. Ул чакта халык бер-бер артлы теплицалар корып, акрынлап үз эшен ачып җибәрде. Минем дә авыл хуҗалыгы тармагында эшли башлавыма 8 ел. Үкенгән чаклар да булды, ләкин басуда башаклар өлгереп, амбарлар иген белән тулганда җирне ташламаган өчен авылдаш абый-апайларның аркадан сөюе бөтен авырлыкларны оныттыра. Бүген мең ярым гектар җир эшкәртәбез, 200 баш ат үрчетәбез, кымыз ясыйбыз, 100 умарта оясы тотабыз. Бай яшибез дип мактанмыйм, шулай да лаеклы хезмәт хакы түли алабыз. Авылга, мәчеткә, клубка, ветераннарга ярдәм итәбез. Узган ел күптәнге хыялым тормышка ашты: татар балаларына җәйге лагерь оештырдык. Безне башкорт авылы диләр. Архивларда документлар табып, Төмәнәк авылы халкы Татарстанның Минзәлә ягыннан күченеп утырган татарлар булуын һәм инде 320 ел бу җирлектә яшәвен исбатлап, китап чыгардым. Шушы шатлыктан авылыбызда «Шәҗәрә» бәйрәме ясадык... Боларның берсенә дә күп акча кирәкми, иң мөһиме – күңелең бай булсын, – ди Фәнир Галимов.
Пенза өлкәсе «Кувака» компанияләр берлеге генераль директоры Камил Дәүликамов татар авыл эшмәкәрләре җыеннарының уңай нәтиҗәсен күреп: «Без бер-беребезне таный һәм булыша башладык», – ди. Аның ширкәте Пенза өлкәсе Каменка районындагы Кувака авылында эчәргә яраклы су чыгару, умартачылык, балык һәм тимгелле боланнар үрчетү белән шөгыльләнә.
– 2 мең баш боланыбыз бар. Элек Көньяк Кореяга болан мөгезләрен сата идек, хәзер ул базарны кытайлар басып алды, шуңа күрә боланнарны үрчетүгә күчтек. Әгәр дә болан асрарга теләүче авыл эшкуарлары табылса, килсеннәр, өйрәтербез, – дип тәкъдим итә Камил әфәнде. Ә менә Татарстанның Мөслим районыннан фермер Ирек Хәмәдишин кош-корт асрау буенча тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булуын җиткерә.
Оренбург өлкәсенең Пономарев районы Нәүрүз авылы фермеры Галимулла Хөснуллин исә киләчәктә Россиядәге бүтән милләтләр дә татарлар кебек авыл эшкуарлары җыеннарын оештырырга алыныр дип өметләнә.
– Рус, чуаш, мордва һәм башка милләтләрнең дә авылларын саклап калу проблемасы кискен тора. Без татар авыл эшкуарлары җыенына кризис, санкцияләр дип уфтанырга, зарланырга җыелмадык. Максатыбыз – халкыбызны авыл җирлегендә эшкуарлык белән шөгыльләнергә этәрү, – ди Галимулла Хөснуллин. Тиздән 70 яшен тутырачак Галимулла абый шул ук вакытта эшмәкәр табыш артыннан куып, кешелеклелек сыйфатын югалтмасын иде дип җан ата. Үзе ул авыл зиратын койма белән уратып алырга, авыл чишмәсен төзекләндереп, аның янында ял итү урынын ясарга һәм башка игелекле эшләргә көчен жәлләми. Әле быел чишмә янына карусель куярга һәм яңа утырткан агачлар арасына Тукай әсәрләре геройлары сыннарын урнаштырырга планлаштыра. Галимулла абый авылны сөйгән татарларны 6 июньдә Оренбургның Татар Каргалысы авылында үтәчәк Бөтенроссия авыл Сабан туена чакыра.
Чувашия мөфтие, җирле татарларның абруйлы шәхесе Әлбир Крганов та, форсаттан файдаланып, татар эшкуарларын Чувашиядәге татар авылларының октябрьгә билгеләнгән чираттагы икътисади форумына чакырды. Чувашиянең танылган Шыгырдан авылында көнкүреш проблемаларны уртага салып сөйләшә торган җыен уздыру гадәте электән бар. Гомумән, бу төбәктәге һәр авылда иҗтимагый совет эшли, аның әгъзалары айга бер киңәшмәгә җыела. «Авылларның хәленә дини һәм мәдәни тормыш, милләткә хезмәт итәргә тырышучы эшкуарлар зур өлеш кертә. Бүген аларны борчыган мәсьәләләр – базар бәяләрендәге тотрыксызлык, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче белән сатып алучы арасындагы арадашчылар, хәләл продукция җитештерүгә игътибар җитмәү. Безнең икътисади форумда боларның чишү юлларын эзләячәкбез», – дип хәбәр итте Әлбир Крганов.
«Без бергә булганда көчле»
Җыендагы фикер-тәкъдимнәрне тыңлаганнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якын арада республика районнарының хакимият вәкилләре, һичшиксез, Россиядәге үз эшләре белән бүтәннәргә үрнәк күрсәтердәй татар авылларының тормышы белән якыннан танышып кайтачагын ассызыклады.
Билгеле булганча, Татарстанда бер миллионга якын кеше авыл җирлегендә яши. Республикада тормышка ашырыла торган 28 социаль дәүләт программасының һәркайсы – чиста су кертү, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, медпунктлар, ветеринария үзәкләре төзү (һ.б.) – авылларда яшәү шартларын яхшырту максатын тота. Инде мәшгульлек мәсьәләсен хәл итәсе кала. Шул нисбәттән республиканың авыл хуҗалыгы тармагына ел саен 17-18 миллиард сум акча салына. Соңгы елларда «Гаилә фермалары», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Яшь фермерларга ярдәм итү» кебек дәүләт программалары буенча Татарстанда меңнән артык гаилә фермасы төзелде. Тиздән тагын 140лап гаилә фермасында җиң сызганып эшкә тотыначаклар. Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 200 миллиард сумга якынлашса, аның яртысы – нәкъ менә шәхси хуҗалыклар өлеше. Эшкуарлыкның төрләре, әлбәттә, санап бетергесез. Ит, сөт, йомырка җитештерү өлкәсендә Россиядә әйдәп баручы төбәкләрдән саналган Татарстан моннан соң теплицаларда яшелчә үстерүче хуҗалыкларны арттыру юнәлешендә дә эшләячәк.
– Татарлар тырыш халык, кайда гына яшәмәсеннәр, алар тормышта үз урынын таба. Чит илләргә, Россия төбәкләренә чыгып йөргәндә без шуңа инанабыз. Бүген авылларны саклау, татарларны гына түгел, башка милләтләрне дә борчый торган мәсьәлә. Авылда яшәү шартларын яхшырту белән беррәттән эш урыннары булдыруны да кайгыртырга кирәклеген аңлыйбыз. Авыл җире экологик яктан чиста азык-төлек җитештерүдән тыш, милләтне милләт иткән ана телен, динне, үзенчәлекле гореф-гадәтләрне, мәдәниятне дә саклый. Татар эшкуарларының уңышы бөтен татарларга үз милләте белән горурланырга мөмкинлек бирә. Татарстан, кайда гына яшәмәсеннәр, татарларга ярдәм итәргә әзер, чөнки без бергә булганда көчле, – дип йомгаклады дүртенче җыенны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Лилия ГАДЕЛШИНА