Февраль башында Казан үзәгендәге юл буйларында түләүле паркинглар эшли башлады. Шушы вакыт эчендә казанлылар әлеге машина кую урыннары өчен шәһәр бюджетына барлыгы 132 мең сум акча күчергән.
Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт буенча комитеты рәисе Айдар Абдулхаков китергән мәгълүматларга караганда, шушы вакыт эчендә түләүле паркингларның барысы да тулы булган. Әлеге проектның “Казан паркингы” дип аталган махсус сайтындагы кулланучылар саны исә 3,5 меңгә җиткән.
Түләүле паркинглар популярлаша
- Билгеле булганча, хәзерге вакытта әлеге паркинглар тест режимында гына эшли. Шушы вакыт эчендә паркингтан кулланган йөртүчеләр шәһәр бюджетына барлыгы 132 мең сум күләмендә акча күчерде. Аларның 34 мең сумы паркоматлар аша килеп ирешсә, 98 меңе исә смс-хәбәр һәм мобиль кушымта аша күчерелгән. Театральная урамы һәм Ирек мәйданындагы паркинглар халык арасында аеруча популяр булган, - дип белдерде үзенең чыгышында Айдар Абдулхаков.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, әлеге муниципаль паркингларның файдасы зур. Беренче чиратта, алар Казан үзәгенә килүче йөртүчеләрне законлы рәвештә машина урыннары белән тәэмин итә.
- Безнең максат акча эшләү түгел, ә юл хәрәкәтен камилләштерү. Без иң яхшы дөньякүләм һәм россиякүләм тәҗрибәне өйрәнеп эш итәбез. Шәһәр үзәгенә эш белән килүчеләргә машина кую өчен менә дигән урыннар бар. Алар биредә машиналарын кыска вакытка калдыра ала. Әгәр дә инде алар Казан үзәгендә озакка туктала икән, күпкатлы паркинглардан файдалану мөмкинлеге тудырылган, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Штрафлар гамәлгә керә
Билгеле булганча, 1 апрельдән башлап муниципаль паркинглардан кулланганга акча түләмәгән өчен махсус штраф гамәлгә керә. Штраф күләме 2500 сум тәшкил итәчәк. Әлеге төр паркинглардан бары тик 1-2 төркем инвалидлар һәм ярдәм күрсәтү оешмалары машиналары гына бушлай файдалана ала. Хәзерге вакытта Совет, Яңа Савин, Идел буе һәм Мәскәү районының күп функцияле үзәкләрендә инвалидлар өчен махсус документлар тапшыру урыннары эшли башлаган. Паркинглардан бушлай файдалану өчен алар шушында килеп машина номерларын махсус реестрга керттерә ала.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, паркинглардан файдалану кагыйдәләрен 3 мобиль һәм 1 оператив комплекс күзәтеп торачак. Паркингларны тикшерү 15 минут саен оештырылачак.
Илсур Метшин әлеге проектны хуплаучы машина хуҗаларына рәхмәт сүзләре дә җиткерде.
- Хәзерге вакытта түләүле паркинглар белән бәйле фикерләр аеруча еш яңгырый. Шунысы сөендерә: әлеге карарның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаучы машина хуҗалары шактый күп. Аларга зур рәхмәт. Президентның ярдәме исә безнең өчен аеруча мөһим. Ул безгә бик зур ярдәм күрсәтте, - дип ассызыклады шәһәр мэры.
Ул шәһәрдә җәмәгать транспортын камилләштерүнең кирәклеген дә ассызыклады.
- Бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Автобуслар эшчәнлеген камилләштерү иң мөһим максатларның берсе, - дип белдерде Илсур Метшин.
Рәмзия ЗАКИРОВА