24 июльдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты старт ала. Моннан ике ел элек җәйге Универсиада уеннарын үзендә уздырып, тамашаның шаһиты булган һәр катнашучыдан “5”ле билгесе алган шәһәрнең, бу юлы да башкала кунакларын шаккатырачагына шикләнергә кирәкми. Кыскасы, 9 августка кадәр Татарстанда “судагы Сабан туе”на тиң ярышларның үзәгендә кайнап яшәячәкбез.
Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты – Халыкара йөзү федерациясе (FINA) тарафыннан уздырыла торган иң зур ярышларның берсе. Һич икеләнмичә, аны иң күп рейтинг җыючы Халыкара спорт турнирлары рәтенә кертергә мөмкин. Чөнки саннар шул хакта сөйли – чемпионатның бөтен ил буенча гомуми телеаудиториясе 4,5 миллиард тамашачыдан гыйбарәт.
Рекордлы чемпионат булачак
Саннар дигәннән, тарихка күз салсак, әлеге дөнья чемпионаты 1973 елдан бирле уздырылып килә. Турнирның беренчесен үзендә Югославиянең Белград шәһәре кабул иткән. 2001 елдан бирле ике ел саен уздырылучы чемпионатның Россиядә әле тәүге тапкыр гына уздырылуы. Нинди зур дәрәҗә: ярышларны 2011 елның июлендә җиңү яулаган Казан шәһәре кабул итәчәк. Башка кандидатлар – Гонконг һәм Мексиканың Гвадалахара каласыннан ѳстен чыгуы ук Казанның оештыру сәләтенә ия булуын исбатлый алуы, ышандырырлык проектлар әзерләве хакында сөйли. Универсиада вакытында безгә өстенлек бирүчеләрнең ышанычын акладык, алда торган ярышларның югары дәрәҗәдә узачагына да шик юк.
Казандагы ярышларда 6 спорт төре буенча 75 медаль комплекты уйнатылачак. Бу – Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатлары тарихында рекордлы сан. Бездәге чемпионатта 2,5 мең спортчы, 1800 рәсми зат, 200ләп илдән вәкил катнашачагы турында алдан ук фараз кылынды. Вакыт узган саен фаразларның чынга аша баруы, алай гына да түгел, кайбер саннар буенча рекорд куячагыбыз да ачыкланды. Әйтик, март башында Халыкара йөзү федерациясе (FINA) Казанда узачак дөнья чемпионатында рекордлы санда катнашучылар җыелачагын хәбәр итте. “Беренчел гаризалар кабул ителгәннән соң, Казанда 181 ил вәкиле катнашачагы билгеле булды”, – дип хәбәр ителә оешманың социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә. Димәк, FINAның 2011 елда Шанхайдагы рекорды яңартыла дигән сүз. Анда 178 илдән спортчылар көч сынашкан иде. Сүз уңаеннан шунысын да искәртик: 2013 елда Барселонада узган алдагы чемпионатка 177 җыелма командадан спортчылар җыелган булган.
Рекордлар дигәннән, калган чемпионатларда ничек булгандыр, Казандагы ярышларда җиңүчеләргә тапшырылачак медальләр арзанлыгы белән аерылып тора. Алар тулысынча кыйммәтле металлардан эшләнми — нигезен цинк тәшкил итә. Медальләргә алтын, көмеш, бронза йөгертелгән генә булганлыктан, бер медальнең бәясе нибары 2 мең сумнан башлана.
Ярышы — дөньяныкы, миллилеге — безнеке, дип әйтерлеге бар чемпионатның. Чөнки чемпионат дәвамында кунакларны безгә таныш барс талисманнар, Татарстанның символлары – Итил белән Алсу каршы алып, озатып йөриячәк.
Чемпионат шигарендә дә миллилек чагылыш тапкан. Булачак ярышларның реклама коммуникациясенең үзәк компоненты булып WATER OF LIFE шигаре хезмәт итәчәк. Аны татар теленә ТЕРЕКЛЕК СУЫ дип тәрҗемә иттеләр. Әлеге шигарь суның сихри көчен чагылдыра. Нәкъ халык әкиятләрендәгечә – чөнки күбесенең сюжеты тереклек суы белән бәйле. Аларның асылы – тереклек суының сәламәтлекне кайтару, яшәртү, көч-дәрманны арттыруга, хәтта терелтүгә барып тоташа.
Казан - әзер
15 апрельдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты башланырга 100 көн калуны билгеләп узачаклар. Чемпионатка старт бирелгәнче үк шәһәрнең дөньякүләм ярышларга әзерлеген төрле яклап исбатларга туры килде. Казанга Халыкара йөзү федерациясе комиссиясе эшлекле сәфәрләр белән килде, бер-бер артлы тест ярышлары уздырылды.
Бу урында февраль аенда гына Татарстан Президенты җитәкчелегендә узган Россия спорт министры Виталий Мутко белән эшлекле очрашу хакында искә алу дөрес булыр. Очрашу барышында Казанда 2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр барачак Су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек эшләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
- Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты – бу елда Россиядә узачак Халыкара спорт турнирларының иң зурысы, — дигән иде ул вакытта Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов. — Аның 2016 елда узачак XXXI Олимпиадага квалификация уеннары булып торачагын да исәпкә алганда, без бөтен дөньядан иң яхшы спортчылар килүен көтәбез. Үз ягыбыздан дөньяның спорт картасында Россиянең зур Халыкара спорт ярышларын оештырырга лаеклы урын буларак күрсәтелүен раслаячакбыз. Бездә Казанда узган җәйге Универсиада мирасы бар һәм без киң колачлы спорт чараларын уздырырга әзер.
Министр сүзләрендә хаклык ярылып ята. Дөнья чемпионаты үтәчәк спорт корылмаларының барысы да диярлек инде сынау узды. Казанда суга сикерү, йөзү, синхрон йөзү буенча Россия чемпионатлары югары дәрәҗәдә үткәрелде. 2014 елның августында, Казансу буенда урнашкан «Казансу елгасы» объектында Хай-дайвинг буенча Дөнья Кубогы ярышлары үткәрелүе дә хәтердә. Казандагы чемпионат алдыннан уздырылачак тест чаралары исемлегенә апрельдә суга сикерү буенча Дөнья сериясенең Россия этабын, шулай ук язын “Мастерс” категориясендә йөзү буенча Россия чемпионатын да кертергә кирәк. Болар бөтенесе дә барлык сервислар һәм инфраструктураларга тест үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Әлегә әзер булмаган бердәнбер объект – “Казан-Арена” стадионы. Инде анда да тулы куәтенә чемпионат уздыруга әзерлек эшләре башланды. Шунысы игътибарга лаек: Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру тарихында беренче тапкыр ярышлар футбол кырында үтәчәк. Моның өчен уен кырына 50 метрлы ике бассейн урнаштырылачак. Аның берсе – ярышлар, икенчесе күнекмәләр өчен. Шулай итеп, су тутырылган стадионда йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар узачак. Корылма 10 июльгә әзер булырга тиеш. Чемпионат төгәлләнгәннән соң вакытлы корылмалар сүтеп алыначак һәм стадионны футбол буенча Россия даими чемпионаты матчларын уздыруга әзерли башлаячаклар.
Сүз дә юк, зур ярышлар алдыннан шау-шу кубаручылар да юк түгел. Әллә көнләшүдән, әллә башка максаттан декабрь аенда Германиянең бер телеканалында ике бүлектән торган документаль фильм дөнья күрде. Анда Россия җиңел атлетларының системалы рәвештә допинг куллануы хакында әйтелде. Шуннан соң кайбер федерация вәкилләре Казанда дөнья чемпионаты уздыру фикерен тәнкыйтьләргә тотынды.
Россия спорт министры Виталий Мутко федерация вәкилләренең Казанда узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына карата әйтелгән кискен сүзләренә үз фикерен белдерде.
- Күп кенә федерацияләр шау-шу кузгатты. Чемпионат уздыруны Россиягә ничек ышанып тапшырырга, янәсе, – диде Виталий Мутко. – Ничек ышаныргамы? Олимпиаданы уздырдык. Допинг-тикшерү дә югары дәрәҗәдә оештырылды. Без ярышларның һәр этабына халыкара эксперт чакырырга да риза. Шуңа да бу ышанмаучанлыкка чик куярга кирәк.
Дөрес сүзгә җавап юк, дияр иде бу урында берәр акыл иясе. Без дә шул фикердә...
Фәрит САЛИХОВ