Документ белән расланган батырлык

2015 елның 20 марты, җомга

Батырлыклары  өчен  бирелгән бүләкләре документлар белән дәлилләнгән сугышчылар турында сөйләүне дә-вам иттерәбез. Бүләкләү кәгазеннән алынган өземтәләрнең үзгәр-түсез бирелүен искәртәбез.

ПОТАПОВ Александр Дмитриевич, 1914 нче елгы, Пановка авылыннан. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләүгә 1943 нче елның 14 нче августында  тәкъдим ителә. Кызылармеец, 10 нчы укчылар корпусының артиллерия командующие идарәсе аерым батареясының элемтә отделениесе командиры, Ватан сугышында – 1941 нче елның июненнән бирле, яраланган – 22.07.41. “Иптәш Потапов, элемтә взводында эшләгән  вакытында сугышчан ныклык һәм  отделениегә  җитәкчелек итүдә осталык күрсәтте, кыска вакыт эчендә хәрби бурычларны үтәрлек итеп әзерли алды. 1943 нче елның 28   июлендә 114,1 биекл. (Кубань) һөҗүм итү вакытында ип. Потапов үзенең төгәллеге һәм элемтә эшендәге булдыклылыгы белән 257 К.С.Д. тәэмин итте. 1943 нче елның 7-8  августындагы һөҗүм  вакытында ип. Потапов шулай ук өзлексез элемтә тәэмин итте һәм дошманның көчле  артиллерия-миномет уты вакытында, гомерен куркыныч астына куеп, шәхсән үзе кырык минут эчендә егерме сигез өзелүне ялгады.
Кызылармеец-элемтәче Потаповның батырлыгы 1943 нче елның 28 нче июлендә һәм 7-8 нче августында һөҗүм операцияләре чорында элемтәгә өзлексез  эшләү мөмкинлеге бирде”.

Һәрвакыт яхшы нияттә булып, үз мәктәбен һәм балаларны яратучы  Потапов Александр Дмитриевич Пановка  мәктәбендә озак еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде.

ТУРКИН Борис Николаевич, 1910 нчы елгы. Кызыл Йолдыз ордены белән  бүләкләүгә тәкъ-дим итү турындагы 1944  елның 28  июнендәге бүләкләү кәгазеннән. Өлкән лейтенант, СМЕРШ контрразведка бүлеге уполномоченные, РККАда – 1940 нчы елдан бирле. “Дошман оборонасын өзү өчен авиация һөҗүменә әзерлек чорында, Свирь елгасында батальоннар һәм полкларның зур рокировкасы булды.

Ип. Туркин сугышның бу этабында хәрби серне саклау  мөмкинлеге турында личный составка аңлатып бирүдә батальон командованиесенә  бәя-ләп бетергесез ярдәм күрсәтте. Подразделение-ләрдә 14-16шар сәгать булып, ип. Туркин,  үз теләге белән, яңа оператив аэродромнарга  җибәрелүче алгы сызык командаларын оештыруда һәм озатуда штабка булышты.

Батальонның тикшерү төркеме составында ип. Туркин ике тапкыр яңа аэродромнарга барып, авиаполкларны кабул итү буенча  эшләрнең күләмен һәм төрен билгеләүдә актив катнашты.

Яңа аэродромнарга 80 тонна боеприпас һәм 40 тонна ягулык күчерүгә бәйле рәвештә, авторотаның личный составы һәм транспорты зур киеренкелек белән эшләде.

Командование офицеры сыйфатында авторотаның личный составына күчерү бурычын үтәргә булышу теләген белдереп, ип. Туркин йөкләрнең планда билгеләнгән сроктан 8 сәгатькә алданрак күчерелүен тәэмин итте”.

Туркин Борис Николаевич, халык мәгарифе системасында тәвәккәл, нык ихтыярлы, компетентлы җитәкче буларак, Биектауның 1 нче  урта мәктә-бендә озак еллар директор, РОНО мөдире булып эшләде.

БЕЛОВ Павел Николаевич,  1917 нче елгы, хәрби бүләкләрдән 2 “Батырлык өчен” медале, Кызыл Йолдыз ордены бар. 1944 нче елның 12  октябрендә “Батырлык өчен” медаленә тәкъдим итү язуыннан. Гвардия старшинасы, химвзводның дегазация отделениесе командиры, РККАда –1942 нче елның 15 нче сентябреннән.

“Гвардия старшинасы Белов Ватан сугышында 1944  елның 15  сентябреннән бирле катнаша. Элегрәк “Сталинград оборонасы өчен” медале һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. 1944 нче елның 18 нче октябрендә Зезже авылы тирәсендә төтен җибәрү участогының уң флангында булганда, ип. Белов, төтенләтү башлану сигналын күреп ала һәм үзе дә төтен җибәрә башлый. Бу аның районында гомуми төтен чыгаруны башлап җибәрә. Шашкалар бетә башлагач (армиянең химия бүлеге начальнигы боерыгы буенча тагын ярты сәгать төтенләтергә кирәк була әле), ип. Белов дошманның артиллерия-миномет уты астында шашкалар китереп, “тәрәзә”ләрне томалап тора. Ип. Беловның кыю эш итүе нәтиҗәсендә, аның  участогындагы тө-тен пәрдәсе бик яхшы булып чыга. Югарыда бәян ителгәннәр  нигезендә,  ип. Белов хөкүмәт бүләгенә – “Батырлык өчен” медаленә лаек”.
Педагогик һәм методик белемле укытучы Белов Павел Николаевич сугыштан соң озак еллар Чыпчык   мәктәбендә эшләде.

ГОРБУНОВ  Николай Тихонович, 1919 нчы елгы, ике Кызыл Йолдыз ордены, Ватан сугышы ордены бар. 1943 нче елның 20 нче июлендә Кызыл Йолдыз орденына тәкъ-дим итү язуыннан. Гвардия сержанты,  1 гв. Туп артиллериясе бригадасы идарәсенең элемтә отделениесе командиры, Ватан сугышында – 1941 нче елның 22 нче июненнән бирле, каты яраланган булган. “Немец басып алучылары белән көрәш фронтында булу чорында үзен Социалистик ватанның тәртипле, какшамас сакчысы итеп күрсәтте. Ип. Горбунов – немец басып алучылары белән көрәш фронтында командование боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне өчен, элегрәк Кызыл Йолдыз ордены белән бү-ләкләнгән.

1943 нче елның 9 нчы июлендә Молотычи районында дошманның көчле артиллерия  уты һәм авиациясенең бомбага тотуы астында бер сәгать эчендә телефон линиясендәге 13 өзеклекне төзәтә.

1943 нче елның 19 нчы июлендә, дошманның көчле артиллерия атуы нәтиҗәсендә, аның линиясендә подразделениеләр белән элемтә югала. Үлемнән  курыкмыйча,  ип. Горбунов, дошман көчле атып торган райондагы өзеклекләрне тиз арада  үзе ялгап, дошманның һөҗүм итүче пехотасына  һәм танкларына каршы үз вакытында ут ачуны тәэмин итә”.

Тыйнак, эшчән Горбунов Николай Тихонович сугыштан соң озак еллар Чыпчык   мәктәбенә җитәкчелек  итте.

ФӘЙЗРАХМАНОВ Усман Фәйзрахман улы, 1919  елгы, Әлдермеш авылыннан. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителә. Кызыл  Армиядә – 1942 нче елдан, лейтенант, 174 нче укчылар дивизиясенең 178 нче аерым саперлар батальонында взвод командиры. “Неман елгасын кичкәндә, 1944 нче елның 16 нчы июлендә Куколи авылы тирәсендә ип. Фәйзрахманов пехота өчен йөзмә җәяүлеләр күперчеге төзүче саперлар төркемен җитәкли. Аның дөрес һәм төгәл җитәкчелек итү нәтиҗәсендә эшләр вакытында тәмамлана.

Гродно шәһәренә кергәндә, торак йортларны һәм  складларны миналардан  чистартучы саперлар взводына  җитәкчелек итеп, шәхсән үзе батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтә”. Бүләкләү турындагы боерык 1944  елның 25 июлендә чыккан.

Фәйзрахманов Усман Фәйзрахман  улы эрудицияле, укымышлы кеше иде. Дөбъяз РОНОсы мөдире, Әлдермеш урта мәктәбендә укытучы, директор булып эшләде.

(Дәвамы бар).


Римира ГАЛИМОВА ђзерлђде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International