ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Казанда “Зөянең тарихи-мәдәни, рухи мирасы” дигән халыкара конгресс эшли башлады. Казан Кремлендә башланган чарада Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев һәм төрле чит илләрдән килгән белгечләр катнашты.
Яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтен киңрәк җәелдерү, аларга патриотик тәрбия бирү, җәйге ялларын оештыру һәм Россия Федерациясенең Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә әзерләү максатыннан, “Коркачык” аэродромы территориясендәге чатырлы лагерьда Татарстан Республикасы яшьләренең хокук саклау хәрәкәте активистлары өчен профильле республикакүләм җәйге сменаның тантаналы ачылышы булды.

19
июль, 2015 ел
якшәмбе
2014 елның 4 августында 2014 елның 4 июнендә кабул ителгән “Россия Федерациясе гражданлыгы турында”гы 2002 ел 31.05 № 62-ФЗ  Федераль законның 6 һәм 30 статьяларына үзгәрешләр кертү турында”гы 142 нче номерлы Федераль закон үз көченә керде. 
Татарстанга кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен җәлеп итү өчен икътисадны камилләштерү генә түгел, ә уңай социаль мохит тудыру да таләп ителә. Республика малтабарлары арасында оештырылган сораштырудан күренгәнчә, алар эшләү өчен урын сайлаганда, беренче чиратта, яшәү шартларының нинди булуына игътибар итә...
III Республика яшүсмерләр ишегалды командалары спартакиадасы “Бердәм Россия” партиясенең “Балалар спорты” (“Ишегалды тренеры”) федераль проекты кысаларында уза. Спартакиада программасы стритбол, өстәл теннисы, мини-футбол (яшүсмерләр), дартс, аркан тартышу, шулай ук ГТО нормаларын тапшыруны үз эченә ала. Иң көчлеләрне республиканың барлык районнарыннан килгән командалар арасында ачыклаячаклар.
Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре дәүләт сатып алуларында актив катнашырга тиеш. Кызганыч, хәзерге вакытта республикада әлеге категория малтабарларның гомуми дәүләт сатып алуларындагы өлеше нибары 5,1 процентны гына тәшкил итә. Россия Хөкүмәте исә бу күрсәткечне 15 процентка кадәр җиткерү бурычын куя.
Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында ярышларда катнашучылар Спортчылар авылында (Универсиада авылы хәзер шулай дип атала) яшәячәк. Мондый бәхет чемпионат спортчыларыннан тыш, Kazan Volunteers волонтерлар җыелмасы командасына да тәтегән.

18
июль, 2015 ел
шимбә
Быел сентябрь аеннан Казанда урнашкан “Ярдәм” инвалидлар тернәкләндерү үзәге телсезчукрак-сукырларны кабул итәргә җыена. Россиядә сукыр, шул ук вакытта чукрак һәм телсез дә булган 12-15 мең тирәсе кеше исәпләнә. Ләкин бу төгәл саннар түгел, ул күбрәк тә булырга мөмкин, ди “Ярдәм” фондының вице-президенты Мәликә ханым Гыйльметдинова.
2030 елга Татарстанда елына 33 миллион тонна нефть чыгарыла башларга тиеш. Соңгы елларда авыр табыла торган нефть запасларының артуын исәпкә алсак, әлеге максатка ирешүнең шактый катлаулы булуы аңлашыла. Шулай да, кул кушырып утырырга ярамый. Моның өчен машина ясау һәм радиотехник предпрятиеләр белән эшләү һәм фәнне үстерү таләп ителә.
Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Дәүләт Думасына кертелгән «бердәм дәреслекләр» турындагы закон проектына каршы чыкты. Алар әлеге закон мәктәпләрдә милли тел һәм әдәбиятны укытуны чикләргә мөмкин дип борчыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International