Татарстанда елына 33 миллион тонна нефть чыгармакчылар

2015 елның 18 июле, шимбә

2030 елга Татарстанда елына 33 миллион тонна нефть чыгарыла башларга тиеш. Соңгы елларда авыр табыла торган нефть запасларының артуын исәпкә алсак, әлеге максатка ирешүнең шактый катлаулы булуы аңлашыла. Шулай да, кул кушырып утырырга ярамый. Моның өчен машина ясау һәм радиотехник предпрятиеләр белән эшләү һәм фәнне үстерү таләп ителә.


Бу турыда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә уздырылган нефть саммитында белдерде.

Чыгарылган нефть күләме арта

Әйтергә кирәк, быел бу чара 15нче ел рәттән уздырылды. Аның максаты – республика гына түгел, гомумән, Россиянең нефть тармагына хас актуаль мәсьәләләр турында сөйләшү, үзара фикер алышу. Мәсәлән, очрашуларда тәкъдим ителгән чараларның кайсыберләре федераль дәрәҗәдә дә яклау тапкан һәм башка төбәкләргә таратылган. Авыр чыгарыла торган нефть һәм нефтьнең кечкенә чыганаклары белән бәйле тәкъдимнәр әнә шундыйлардан.

- Хәзерге вакытта Татарстанда уникаль нефть һәм газ җиһазлары җитештерелә, үзебезнең технологияләр барлыкка китерелә. Инновацияләргә таянып эш итү республика нефтьчеләренә “кара алтын” чыгару эшен нәтиҗәле итәргә ярдәм итә, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Агымдагы елның алты аенда Татарстанда барлыгы 16,6 миллион тонна нефть чыгарылган. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 1,2 процентка артыграк. Әлеге нефтьнең 13,1 миллион тоннасын “Татнефть” компаниясе чыгарганлыгы мәгълүм.

Зур булмаган нефть компанияләренең эш нәтиҗәсе шулай ук игътибарга лаек. Агымдагы елда алар нефть чыгару күләмен якынча 80 мең тоннага арттырган. Нәтиҗәдә, бу компанияләр тарафыннан табылган “кара алтын” 80 мең тоннага җиткән.

- Россиядән чит илләргә чыгарыла торган нефть бәясенең якынча 1,9 тапкырга төшүенә карамастан, республиканың гомуми бюджетына килә торган салым түләүләре артты. Агымдагы елның биш аенда Татарстанда барлыгы 255 миллиард сумлык салым һәм салым булмаган түләүләр җыеп алынды. Аларның 132 милилард сумы нефть тармагына туры килә, - дип белдерде Татарстан лидеры.

Импорттан баш тарту өчен

Бүгенге көндә нефть чыгару компанияләре алдында торган иң мөһим бурыч исә – импорттан баш тарту. Биредә чит ил җиһаз һәм технологияләреннән баш тартып, аларны үзебездә булдыру өстендә эшләү сорала. Шул ук вакытта бу нефть эшкәртү тармагына да кагыла.

- Безнең фән яңадан-яңа эшләнмәләр барлыкка китерергә сәләтле. Без бүген биредә Татарстанда тормышка ашырылган кайбер эшләнмәләр белән таныштык инде. Бу – бездә фәнни һәм сәнәгать потенциалының зур булуы турында сөйли. Шуңа күрә без Россия генә түгел, ә чит ил базарларына да йөз тотып эшләргә бурычлы, - дип белдерде Президент.

Билгеле булганча, быел Татарстанда 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясе кабул ителде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, аны тормышка ашыру өчен нәкъ менә нефть сәнәгате нигез булып тора. Ник дигәндә, әлеге тармак нефть һәм химия, машина төзелеше һәм төзелеш комплексын эшләргә “мәҗбүр итә”.

- 2030 елга кадәр исәпләнгән ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясе нигезендә Татарстанда елына 33 миллион тонна нефть чыгарыла башларга тиеш. Соңгы елларда авыр табыла торган нефть запасларының артуын исәпкә алсак, бу максатка ирешүнең шактый катлаулы булулуы аңлашыла. Шулай да, кул кушырып утырырга ярамый. Максатка ирешү өчен машина төзү һәм радиотехник предпрятиеләр белән эшләү һәм фәнне үстерү таләп ителә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Нефть саммиты Россиянең энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов катнашында узды. Аның сүзләренә караганда, федераль хакимият органнары ябышкак нефть чыгаруны икътисади яктан стимуллаштыру буенча махсус чаралар күрә башлау карарын кабул иткән. Бу тәкъдимне күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов керткән булган.

- Бу – яхшылап уйланылган һәм дөрес инициатива. Хәзерге вакытта мондый эшчәнлек тормышка ашырыла башлады инде, - дип ассызыклады Кирилл Молодцов.

Шунысын да билгеләп үтәбез: республика икътисадындагы табышның 67 процентын Татарстанның нефть, газ һәм химия комплексы предприятиеләре формалаштыра. Татарстаннан читкә чыгарыла торган продукциянең 90 процентын нәкъ менә шулар тәшкил итә. Республиканың нефть, газ һәм химия комплексы үз эченә 1,5 мең оешманы берләштерә. Илдә катлаулы икътисади вәзгыять урнашуга карамастан, бу предприятиеләр ышанычлы үсеш күрсәтә. Нефть компанияләренең тотрыклы үсеше республикада икътисади тотрыклылыкны тәэмин итә дә инде.


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International