Волонтерлар чемпионатка әзер

2015 елның 19 июле, якшәмбе

Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында ярышларда катнашучылар Спортчылар авылында (Универсиада авылы хәзер шулай дип атала) яшәячәк. Мондый бәхет чемпионат спортчыларыннан тыш, Kazan Volunteers волонтерлар җыелмасы командасына да тәтегән.


Әлеге команда составына волонтерлык хәрәкәтенең иң дәрәҗәле вәкилләре кергән. Алар Россиянең 20 төбәге һәм дөньяның 11 иленнән җыелган. Чын җыелма командасы кебек, дөнья чемпионаты алдыннан волонтерлар өчен дә сәламләү (welcome-церемония) тантанасы узды. Монда барысы да нәкъ спортчыларныкы сыман: әләмнәр күтәрү, гимн җырлау...

Дөнья чемпионатында волонтерлар командасын озын һәм авыр, ләкин кызыклы юл көтә. Хәер, ирекле булышчыларны авырлыклар куркытмый. Алар барысы да Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты югары дәрәҗәдә узсын өчен, барлык көчләрен дә куярга тели.

- Безнең командада иске дусларыбызны күрү безнең өчен аеруча куанычлы, – дип башлады сүзен “Спорт проектлары башкарма дирекциясе”нең волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Анна Захматова. – Алар белән без Казан волонтерларының Владивостокта узган АТЭС саммитындагы стажировкасы вакытында таныштык, Универсиаданы бергә уздырдык. Сезнең арада яңа йөзләрне күрүгә дә бик шатмын. Бу волонтерлар хәрәкәтенең үсешен күрсәтә. Безгә дә аерым бер стимул бирә.

Казанга килер алдыннан, волонтерлар шактый катлаулы юл узган. 2014 елның сентябрендә гариза тутыру, әңгәмәдә катнашу... Нәтиҗәләр 2015 елның мартында гына билгеле булган. 16 июльдән Россия һәм бөтен дөнья волонтерлары Казанга килде.

Чемпионатта волонтер буларак катнашу өчен конкурста бер урынга 35 (!) кеше туры килгән. Гаризалар җибәрү бенча рекорд ясаган төбәкләр дә булган. Мәсәлән, Санкт-Петербург – 905, Мәскәү 852 кандидат тәкъдим иткән. Самарлылар да калышмаган: дөнья чемпионатында ктнашырга теләүчеләр 827 кешегә җиткән.

Әңгәмәләр нәтиҗәсе буенча, чит өлкәләрдән килгән волонтерлар чемпионатның спорт һәм башка объектларындагы төрле позицияләргә бүленгән. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: волонтерлар дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантанасын, “Пилигрим” тамашасын уздыруда да зур өлеш кертәчәк. Тантаналарның барлык серләрен иң беренчеләрдән булып Ростов өлкәсе һәм Краснодар крае волонтерлары беләчәк.

Казаннан Дамир Рәхмәтуллин да чемпионатта волонтер буларак катнаша. Хәер, бу эшчәнлек егетнең беренче тәҗрибәсе түгел. Дамир волонтерлык хәрәкәтендә 2013 елдан бирле. Казанда узган җәйге Универсиададан кала ул Фехтование буенча дөнья чемпионатын уздыруда да катнашкан.

- Волонтерлык эше мине дөньяның төрле почмагыннан килгән кешеләр белән аралашырга мөмкинлек бирүе, аларга булыша алуым белән җәлеп итә. Волонтерлык тәҗрибәм тормышта да ярдәм итә, – дип белдерде Дамир “Intertat.ru” хәбәрчесенә.

Егет әйтүенчә, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлекне ул узган елның октябрендә башлаган. Быелның апрелендә аңа волонтер буларак кабул ителүе турында хат килгән. Шуннан соң Дамир бу юнәлеш буенча белемен арттырган. Тиздән башланачак дөнья чемпионатында Дамир мәдәни программа уздыруда катнашырга җыена.

Чит илләрдән килгән волонтерларга килсәк, алар “Спорт мәйданчыгы”, “Спорт мәгълүмати үзәге”, “Спорт командаларының атташесы” кебек позицияләргә билгеләнгән. Алар арасында шактый тәҗрибәлеләр бар. Волонтер Антонина Эстамның “волонтерлык кенәгәсе”ндә инде биш Олимпия уеныныда катнашуы язылган.

Дөресен генә әйткәндә, волонтерлар үзләрен судагы балык кебек хис итә. Моны волонтерлар яши торган йортның аквариумындагы балыклар да искәртеп тора кебек.

P.S. Быелгы дөнья чемпионатына 2500 волонтер җәлеп ителә. Универсиадада бу сан 20 мең иде. Мондый аерма чемпионаттагы спорт төрләренең, катнашучыларның саны азрак булуына бәйле.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International