“Ярдәм”гә сез дә ярдәм итә аласыз!

2015 елның 18 июле, шимбә

Быел сентябрь аеннан Казанда урнашкан “Ярдәм” инвалидлар тернәкләндерү үзәге телсезчукрак-сукырларны кабул итәргә җыена. Россиядә сукыр, шул ук вакытта чукрак һәм телсез дә булган 12-15 мең тирәсе кеше исәпләнә. Ләкин бу төгәл саннар түгел, ул күбрәк тә булырга мөмкин, ди “Ярдәм” фондының вице-президенты Мәликә ханым Гыйльметдинова.


Россиядә бердәнбер саналган “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә моңарчы сукырлар һәм башка төркемгә кергән инвалидлар дәваланды. Ә сентябрь аенда исә биредәгеләр телсезчукрак-сукырларны үзләрендә кабул итеп тернәкләндерү курслары оештырырга ниятләп тора. “Россиядә “телсезчукрак-сукыр” дигән инвалидлык категориясе бөтенләй юк. Аларны йә чукрак, йә сукыр төркеменә генә кертәләр. Бу җәмгыятебезнең зур хәл ителмәгән мәсьәләсе булып кала бирә. Ягъни алар тормыштан бөтенләй аерылган, үз дөньялары, караңгылыкта яшәүчеләр. Аларга ярдәм итү теләге бездә күптәннән яши. Без моңа бик әзерлекле килдек”, - ди мөгаллим, бик күпләргә туры юл күрсәтергә өлгергән Мәликә ханым.

Телсезчукрак-сукырларга ярдәм күрсәтү, ягъни алар дөньясына үтеп керү өчен махсус прибор кирәк. Ул җайланма “Фокус БЛЮ-40” дип атала. Әлегә тернәкләндерү үзәгендә мондый җайланма нибары берәү генә. Аның бәясе - 195 мең сум. “Фокус БЛЮ-40” компьютерга тоташтырыла, шуның ярдәмендә сукырчукрак булган кеше белән элемтәгә керергә мөмкин булачак. “Ярдәм” җитәкчеләре белдергәнчә, үзәккә 16 шундый җайланма кирәк. Мондый кыйммәтле аппаратларны фәкать бердәм булып халык ярдәм иткән очракта гына алып булачак.

17 июль көнне К.Тинчурин исемендәге театрда хәйрия концерты оештырыла. Концерттан алынган керем ике “Фокус БЛЮ-40” сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Ураза гаете көнне оештырылган концертка барып һәр кеше “Ярдәм”гә үзе ярдәм кулы кулы суза ала. Изге Рамазан айларында кылган гамәлләрегезне дәвам иттереп, Аллаһының бәндәләре булган телсезчукрак-сукырлар тормышына ямь өстәргә кулыгыздан килгәнчә ярдәм итегез!


Мөршидә КЫЯМОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International