Зөя ЮНЕСКОга керергә әзерләнә

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Бүген Казанда “Зөянең тарихи-мәдәни, рухи мирасы” дигән халыкара конгресс эшли башлады. Казан Кремлендә башланган чарада Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев һәм төрле чит илләрдән килгән белгечләр катнашты.


15-16 июль көннәрендә дөньякүләм танылган тарихчылар, археологлар Зөя шәһәр-утрау тарих архитектурасы хакында фикер алыша. Әлеге тарихи урынның Россия өчен генә түгел, ә бөтен җир шары өчен мөһим объект икәненә басым ясалды.

Конгерсс эшчәнлегендә Белоруссия, Германия, Греция, Швеция, Әрмәнстан, Монголиядән 100дән артык белгеч килгән. Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Грециядән Демокрит университеты профессоры, ИКОМОС эксперты Катри Лисицын Татарстанның тарихи мирасының үзенчәлеге хакында җылы фикерләрен җиткерде. Дөньяның кайбер почмакларында тарихи, мәдәни бъектларның варварларча җимерелгән чакта, Татарстан исә рухи, тарихи-архитектура һәйкәлләренә сакчыл караш яши, алар дәүләт дәрәҗәсендә яклау тапкан.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чыгышында Болгар, Зөя проектының әһәмияте, тарихы, бүген анда барган эш-гамәлләр белән таныштырды. Хәзерге вакытта ЮНЕСКО Халыкара исемлекне республикабызның ике объекты бизәп тора: “Казан Кремле” һәм “Болгар” музей-тыюлыклары. Үзенең уникальлеге белән калышмаган Зөя исә үз чиратын көтә. Тарихи объектны исемлеккә кертү юнәлешендә белгечләр, галимнәр зур көч куя.


- Зөя - Урта Иделдәге иң беренче православ шәһәре, аның Россия дәүләтен формалаштыруда үз роле бар. Ул заманда Зөядә булган вакыйгалар буыннан-буынга тапшырылып, Татарстанда яшәүче кешеләрдә төрле хисләр уята. Әйе, ул Казанны яулап алу өчен төзелгән ныгытма. Безнең аны төзекләндерергә тотынуыбызга сәяси яңгыраш бирергә тырышучылар да юк түгел. Әмма мин гел шуны әйтеп киләм: максатыбыз - фәнни-тарихи эзләнүләрне сәясәткә әйләндермичә, республикада яшәүче халыкларның матди мирасын торгызу. Әйтик, Зөя соборларының архитектурасын һәм андагы гаҗәеп фрескаларны сәясәтчеләр ясамаган ләбаса, бөек осталар иҗат иткән. Собор диварларында аларның кабатланмас эзе, аларның буяулары, аларның иҗаты калган. Әгәр дә без алга киткән халык булырга телибез икән, катлаулы тарихыбызны белеп, аңлап, тиешле нәтиҗәләр ясап, киләчәк турында фикер йөртеп, туган җиребезгә хезмәт итәргә тиешбез, - диде Минтимер Шәймиев. Шулай ук ул якын киләчәктә Зөядә агач археология музее торгызылачагын да хәбәр итте.

Зөя каласы XVI-XIX гасыр рус төзелеш сәнгате үрнәкләрен үзенә туплаган шәһәр. Күп мәртәбәләр яңадан төзелсә дә, ул храм төзелеше сәнгатенең матур үрнәкләрен борынгыдан алып безнең көннәргә кадәр китереп җиткергән.

Заманында Зөя утравындагы шәһәрчекне Явыз Иван 24 көн эчендә 75 мең кешедән төзеткән, ди. Тарихи чыганаклар раслаганча, рус патшасы Иван IV тарафыннан 1551 елның 24 маенда нигез салынган бу кала – Урта Идел буендагы иң беренче православ шәһәр булган. 1550 елның көз айларында егерме ике яшьлек Явыз Иван гаскәр туплап, Казанны яуларга килә. Икенче кат камап та ала алмагач, рус гаскәре Зөя елгасы буендагы Макарьев монастыре тирәсенә хәл җыярга туктаган вакытта Зөя утравындагы куе урманнар белән әйләндереп алынган түгәрәк тауга игътибар итә. Казан ханлыгы җирләре саналган бу урынны патша яңадан һөҗүмгә әзерләнү өчен менә дигән плацдарм дип таба һәм анда ныгытма төзергә карар кыла.

Ул чорда төзелеш өчен күбрәк таш кулланылса да, тизрәк булсын дип крепостьне агачтан салырга хәл ителә. кылына. Түбән Новгородта буралар бурап, Идел буйлап аларны Зөя утравына китертеп тиз арада Явыз Иван гаскәрләренең хәрби шәһәрчеге булдырылган. Аның калку өлеше җиде капка, унбер манарадан гыйбарәт нык дивар белән әйләндереп алына. Ныгытма эчендә руханилар, гаскәриләр һәм укчылар яшәгән. Ә стена буена аларның ашау-эчү, юындыру-киендерү ягын кайгыртучы сәүдәгәрләр белән һөнәрчеләрдән торган бистә (посад) кешеләре урын алган.

Әлеге шәһәрчек Казанны яулап алу өчен бик уңайлы урын булган – ул ханлык башкаласыннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан, периметры 2,5 километр, утрауны бер ягыннан Зөя елгасы, икенчесеннән – Идел урый.

Казан яулап алынганнан соң әлеге утрауда чиркәүләр, монастырьләр күпләп төзелә башлый. Озак еллар Зөя Идел буе төбәгенең башкаласы булып саналган. Ләкин Казан олы шәһәр булуыннан туктамый. ХVIII гасыр урталарына Зөя каласы административ үзәк буларак әһәмиятен югалта башлый. Шуңа күрә дә ул өяз каласы булып кына кала. Ә күпмедер вакыттан соң бөтенләй авыл статусына күчә.

Төрле язмыш, катлаулы тарихи сынаулар узган Зөя утравы бүген, чыннан да, танымаслык булып үзгәрде. Россиянең тарихи урыннары рәтендә торган архитектура һәйкәлләре комплексы Татарстанда туризмны җәелдерүдә саллы өлеш кертәчәгенә шик калмый. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, соңгы елда бирегә туристлар агымы 3 мәртәбәгә арткан.

Конгрессның максаты - Зөянең тарихи-архитектура һәм рухи мирасын барлау, саклау. Биредәге борынгы Успение соборы һәм Троицкий чиркәвенең әһәмиятенә, үзенчәлегенә басым ясау. Халыкара чарада Россия һәм чит илләр тәҗрибәсен дә тикшерергә ниятләп торалар.


Мөршидә КЫЯМОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International