Татарстанга кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен җәлеп итү өчен икътисадны камилләштерү генә түгел, ә уңай социаль мохит тудыру да таләп ителә. Республика малтабарлары арасында оештырылган сораштырудан күренгәнчә, алар эшләү өчен урын сайлаганда, беренче чиратта, яшәү шартларының нинди булуына игътибар итә...
Бүген Иннополис шәһәрендә “Татарстан – бизнес өчен таяныч” дип аталган россиякүләм форум үз эшен башлап җибәрде. Беренче мәртәбә генә уздырыла торган форумның пленар утырышы тулысы белән Татарстанга бизнес вәкилләрен җәлеп итү чаралары турында үзара фикер алышуга багышланды. Чара республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелде.
Авылда бакчасы булган һәркем - эшмәкәр
- Хәзерге вакытта Татарстанда 3,8 миллион кеше гомер кичерә. Без тагын 2-3 миллион кеше кабул итәргә әзер. Тик моның өчен республикада кече һәм урта эшмәкәрлек тармагына карашны тулысынча үзгәртү кирәк. Без бу тармакка ярдәм итү турында күп сөйлибез, тик әлеге өлкәдәге вәзгыятьне тамырдан үзгәртерлек карарлар кабул ителми, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.
- Татарстан “бизнес өчен Мәккәгә әверелдекме?” дигән сорауга күптән инде “әйе” дип җавап бирде. Хәзер исә республика бу эшкә Россиянең башка төбәкләрен дә өйрәтә, - дип белдерде министрлык вәкиле.
Наталья Ларионова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республика җитди сәнәгый компанияләрне җәлеп итәргә сәләтле. “Ә башка төбәкләр бу эшнең барышын күзәтсеннәр һәм шуны ук эшләсеннәр. Югыйсә, әлеге көрәштә җиңеләчәкләр”, - дип белдерде җитәкче.
Шунысын да билгеләп үтәбез, хәзерге вакытта Татарстанда 140 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты бар. Аларда 480 меңнән артык кеше хезмәт куя. Республикадагы тулаем төбәк продуктының 25 проценты нәкъ менә алар өлешенә туры килә. Илдә катлаулы икътисади вәзгыять урнашуга карамастан, республикада эшмәкәрләргә ярдәм итү чараларының берсе дә кыскартылмады. Әле алай гына да түгел, Татарстан бизнес белән шөгыльләнү өчен иң уңайлы төбәкләр исемлегендә алдынгы урыннарның берсен тота. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары күләме буенча исә республика иң яхшы 10 төбәк исемлегенә кертелгән.
“Татарстан – бизнес өчен таяныч” форумы ике көн дәвам итәчәк. Анда илнең 40 төбәгеннән 165 делегат катнаша. Аларның барысы да “Опора России” иҗтимагый оешмасының төбәк лидерлары.
Рәмзия ЗАКИРОВА. Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары