Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре дәүләт сатып алуларында актив катнашырга тиеш. Кызганыч, хәзерге вакытта республикада әлеге категория малтабарларның гомуми дәүләт сатып алуларындагы өлеше нибары 5,1 процентны гына тәшкил итә. Россия Хөкүмәте исә бу күрсәткечне 15 процентка кадәр җиткерү бурычын куя.
Хәзерге вакытта дәүләт сатып алуларында кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлешен арттыру аеруча мөһим максатлар рәтендә карала. Бу аңлашыла да, чөнки бүгенге көндә Татарстандагы 140 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек вәкиленең бары тик 4-5 меңе генә дәүләт сатып алуларында катнаша. Әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та әледән-әле ассызыклап тора.
- Бүгенге шартларда дәүләт сатып алулары системасы чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру һәм үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Шуңа күрә бу тармакта Россия җитештерүчеләренә ташламалар билгеләргә тәкъдим итәбез, - дип ассызыклаган иде Рөстәм Миңнеханов күптән түгел генә уздырылган Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларына багышланган россиякүләм форумда.
15 процентка ирешеп булырмы?
14 июль көнне Казанда Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре Ассоциациясе тарафыннан уздырылган форум да нәкъ менә әлеге максатны күздә тотып оештырылды. Республиканың төрле почмакларыннан җыелган малтабарлар дәүләт сатып алуларында катнашу ысуллары турында үзара фикер алышты, бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү юлларын эзләде.
Ә проблемалар исә, чыннан да, шактый күп. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең дәүләт сатып алуларында катнашуга бәйле 2014 ел нәтиҗәләрен табуы шактый авыр. Андый статистика эшләнмәгәнме, әллә инде җәмәгатьчелек игътибарына гына чыгарылмаганмы – аңлашылмый. Шунысы билгеле: хәзерге вакытта республикада кече һәм урта эшмәкәрләрнең гомуми дәүләт сатып алуларындагы өлеше нибары 5,13 процентны гына тәшкил итә. Бу күрсәткеч исә 15 процент булырга тиеш.
Районнарга килгәндә, бу өлкәдә саннар шулай ук төрле. Кайбер муниципаль берәмлекләрдәге эшмәкәрләр дәүләт сатып алуларында гомумән дә катнашмаса, икенчеләрендә бу эшчәнлеккә шактый зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Бөгелмә, Минзәлә, Мөслим, Саба һәм Чирмешән районы малтабарлары 2013 елда дәүләт сатып алуларында аеруча актив катнашкан. Кама Тамагы, Чүпрәле, Мамадыш, Яңа Чишмә һәм Теләче районнарында исә бу эшчәнлек, киресенчә, гомумән дә башкарылмый диярлек.
Министрлыклар битараф
- Кече һәм урта эшкуарлар бу эшчәнлектә ни өчен катнашмый соң? Әлеге сорауга җавап табу максатыннан без малтабарлар арасында сораштыру уздырдык. Күпләр дәүләт һәм муниципаль сатып алулар турындагы федераль законнарның шактый катлаулы булуын ассызыклады. Алар фикеренчә, әлеге кануннар, беренче чиратта, заказ бирүченең мәнфәгатьләрен кайгырта, - дип сөйләде Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясенең вице-президенты Рафик Шәйхетдинов.
Җитәкче сүзләренә караганда, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең дәүләт сатып алуларында катнашуын законның катлаулы булуыннан тыш әлеге тармакка тиешле мониторинг үткәрмәү, дәүләт органнары һәм җәмәгать институтларының бу өлкәдә тиешле эшчәнлек алып бармавы да тоткарлый.
- Без министрлыкларның бу тармакка кагылышлы эшчәнлеге белән танышырга уйлаган идек тә, кызганыч, бу турыда бернинди дә мәгълүмат таба алмадык. Шунысы мөһим: Татарстанның Икътисад министрлыгыннан тыш бер генә идарәчелектә дә андый эшчәнлек алып барылмый, - дип дәвам итте сүзен Рафик Шәйхетдинов.
Министрлыкларның бу өлкәгә битараф булуын аларның әлеге форумда катнашмавы да ассызыклап күрсәтә. Әлеге чарада берничә район башкарма комитеты башлыгыннан тыш бер генә хакимият органы вәкиле дә юк иде.
Уңышка ирешеп була
Шулай да бу өлкәдә уңышка ирешеп була. Кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары транспорт чаралары кайтару, мебель, кәгазь, компьютер техникасы, ягулык белән тәэмин итү белән бәйле дәүләт сатып алуларында актив катнаша алыр иде. Бу максатка ирешү өчен документлар әзерләү, банктан махсус гарантияләр алу, заказ бирүче тарафыннан чыгымнарны каплау кебек мәсьәләләр тулысынча хәл ителгән булырга тиеш. Законнарны камилләштерү, контрактларны тормышка ашыру өчен акча җиткерә алмау мәсьәләсен хәл итү, контрактларга карата хәл итеп булмаслык шартлар куюдан качу – бу проблемаларны чишү аеруча мөһим бурычлар рәтендә каралырга тиеш...
Шунысы мөһим, форумда катнашучылар чара барышында яңгыраган әлеге фикерләрне бергә туплап, махсус меморандум әзерләде. Бу документ Татарстанның Дәүләт Советына һәм барча җаваплы министрлыкларга җибәрелергә тиеш. Болардан тыш, эшкуарлар әлеге вәзгыятькә игътибар бирүен сорап Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать итәргә планлаштыра.
Рәмзия ЗАКИРОВА