Казанда ишегалды командалары спартакиадасы ачылды

2015 елның 19 июле, якшәмбе

III Республика яшүсмерләр ишегалды командалары спартакиадасы “Бердәм Россия” партиясенең “Балалар спорты” (“Ишегалды тренеры”) федераль проекты кысаларында уза. Спартакиада программасы стритбол, өстәл теннисы, мини-футбол (яшүсмерләр), дартс, аркан тартышу, шулай ук ГТО нормаларын тапшыруны үз эченә ала. Иң көчлеләрне республиканың барлык районнарыннан килгән командалар арасында ачыклаячаклар.


“Ишегалды командалары спартакиадасын без инде өченче мәртәбә үткәрәбез, анда һәвәскәр спортчылар катнаша. Проект ярдәмендә без аларны актив яшәү рәвешенә җәлеп итә һәм мавыктыра алдык, - ди “Ишегалды тренеры” партия проектының төбәк координаторы Евгений Ефимов. - Быел без рекордлы сандагы гаризалар кабул иттек һәм проектны киңәйтү, анда яшүсмерләрне мөмкин кадәр күбрәк катнаштыру мөмкинлеге хакында уйландык”.


“Балалар спорты” (“Ишегалды тренеры”) проекты “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы тарафыннан 2009 елда раслана. Аның федераль координаторы – ике мәртәбә Олимпия чемпионы Вячеслав Фетисов, җитәкчеләре – күп тапкырлар Олимпия чемпионы Ирина Роднина һәм Россия Фитнес-аэробика федерациясе президенты Ольга Слуцкер.

“Узган ел Татарстанда 321 спорт мәйданчыгы ачылды. Анда көн саен 30 меңнән артык кеше, беренче чиратта, балалар һәм яшүсмерләр шөгыльләнә ала. Быел тагын 162 мәйданчык төзеләчәк, яшүсмерләр клубларына ремонт ясалачак. Татарстан Дәүләт Советында оештырылган махсус комиссия әлеге мәйданчыкларның нәтиҗәле кулланылышын контрольдә тота”, - дип ассызыклады “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.
Ул шулай ук яшүсмерләр ишегалды командалары спартакиадасының “Бердәм Россия” партиясе призларына I “Без – сәламәт! Кушылыгыз!” спартакиадасына старт бирәчәге хакында сөйләде. Әлеге спартакиада Казанда һәм Татарстанның барлык шәһәр-районнарында ишегалды спорт мәйданчыкларында һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексларында узачак. Анда теләгән һәркем катнаша, спортның мини-футбол, гер күтәрү, өстәл теннисы, стритбол төрләрендә ярыша, ГТО нормаларын тапшыра ала, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International