ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан Коркачык тимер юл разъезды поселогында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләгән әниләр өчен чәй табыны әзерләнде. Килгәннәрне  исполком, библиотека, ФАП  хезмәткәрләре концерт номерлары белән каршы алдылар, кызыклы уеннар уйнатылды. Авыл җирлеге башлыгы Ранис Сәлихҗанов үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Биектау районы Мүлмә авылының мәктәбендә 2 декабрь көнне Коркачык станциясенең авыл клубының “Яшьлек” төркеме үзенең әкиятләрен күрсәтеп үтте, беренчесенең исеме “Шиндры-Бындры или чудесное превращение Бабы-Яги” , икенче әсәр  “Үги кыз” диеп атала. Җитәкчесе – Хасанова Индира Ринатовна. Балалар һәм укытучылар бик кәнәгать калдылар.

Боз өстенә керү тыела


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Мәмдәл авыл җирлегендә Мәмдәл мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән яшьүсмерләр өчен чәй табыны әзерләнде.

Мәмдәл авыл җирлегендә инвалидлар декадасы.

Соңгы вакытта пенсиягә чыгу яшенең артуы турындагы хәбәрләрне Кремльдә кире кактылар.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич эш визиты белән Татарстанга килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

9 декабрь – Россиядә Ватан Геройлары көнендә Татарстанда каһарман якташларыбызга хөрмәт күрсәтелде. Мәгълүм булганча, Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан билгеләп үтелә. Аны революциягә кадәрге Георгий кавалерлары көнен яңадан торгызу дип тә кабул итәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International