Инвалидлар декадасы уңаеннан Коркачык тимер юл разъезды поселогында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләгән әниләр өчен чәй табыны әзерләнде. Килгәннәрне исполком, библиотека, ФАП хезмәткәрләре концерт номерлары белән каршы алдылар, кызыклы уеннар уйнатылды. Авыл җирлеге башлыгы Ранис Сәлихҗанов үзенең изге теләкләрен җиткерде.