Алан-Бәксәр авыл җирлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге.

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә 2нче декабрьдән 8 нә кадәр үткәрелгән хәйрия марафонына йомгак ясалды. Барысы 36534,60 сум акча җыелды. Комиссия тарафыннан бу акчалар түбәндәгечә бүленде: инвалид балалар тәрбияләүче биш гаиләгә 5әр мең сум, гемодиализ алучы икенче группа инвалидка 3300 сум акчалата тапшырылды, калган акчага җирлектә яшәүче 49 инвалидка азык-төлек пакеты алып өләшенде. Марафонда катнашкан ОАО "Татарстан күперләре" оешмасына (җитәкчесе Ринат Мухьянов), җирле Совет депутатлары Эльнар Сабирзянов, Шәүкәт Гилязов, Георгий Анастасовка, эшмәкәрләр  Вадим Афанасьев, Иван Паренков, Марат Бахтияров, Булат Хамдеевларга һәм җирлек халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International