Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич эш визиты белән Татарстанга килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Казанда Михаил Бабич Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чараларда катнаша.
Башта Михаил Бабич "Хәтер китабы" мемориалына барды, Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Тантаналарның төп чарасы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак Ватан геройлары көненә багышланган бәрәм була, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Фото: president.tatarstan.